Иҗтимагый матбугат-үзәктә Башкортстан Башлыгын сайлауларның беренче көненә беренчел нәтиҗәләр ясалды. Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Башкортстанда сайлаулар күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова, республиканың Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков, сайлауларның беренче көне яхшы дәрәҗәдә узды, дип белдерделәр.
- Бүгенге көндә участокларда 13 мең күзәтүче эшли. Күзәтү бик җитди иде. Иҗтимагый күзәтүчеләрдән тыш, кандидатлар партиясеннән күзәтүчеләр дә бар, - диде Лида Исаргакова. - Коллегалар 100гә якын сайлау участогында булды. Теркәлгән хокук бозулар юк.
Спикер билгеләп үткәнчә, кызыклы хәлләр аз булмаган – сайлаучылар участокларга велосипедта да, хәтта атларда да килгән, милли костюмнарда, халык уен кораллары белән килгәннәр. Иртәнге сәгать 9га 100 процент тавыш биргән авыллар да булган. Шундыйларның берсе Аскын районында.
- Сайлаучыларның активлыгы югары булды. Участоклар буш тормады, - дип нәтиҗә ясады спикер. - Без күзәтүчеләрдән 6 меңгә якын хәбәр алдык, ягъни һәр участоктан диярлек.
– Иң актив халык – журналистлар, иртәдән барысы да йөз процент тавыш бирде, - дип билгеләп үтте Вәдүт Исхаков. - Берничә районда мин хезмәттәшләребезнең ничек эшләвен карадым. Һәр җирдә эш бик яхшы оештырылган. Биредә, Иҗтимагый үзәктә, 60тан артык корреспондент актив эшли. Бүгенге көндә 3,5 мең пост һәм публикация чыккан, - дип билгеләде ул.