+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 сентябрь 2024, 15:30

Колл-үзәккә ике көн эчендә 25 сорау килгән

Уфада “Башкортстан Башлыгын сайлаулар-2024” Иҗтимагый матбугат үзәгендә эш кайный.

Колл-үзәккә ике көн эчендә 25 сорау килгәнКолл-үзәккә ике көн эчендә 25 сорау килгән
Колл-үзәккә ике көн эчендә 25 сорау килгән

Бер-бер артлы брифинглар, очрашулар, кызыклы сөйләшүләр үткәрелеп тора.

Күптән түгел Башкортстанда сайлаулар барышын күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы Святослав Попов Колл-үзәктәге соңгы мәгълүматны игълан итте. Ул белдергәнчә, үзәккә 25 шалтырату теркәлгән. Сораулар проблемалы түгел, ә техник характерда булган (частокның урнашу урынын аныклау, онытылган яки югалган паспортсыз тавыш бирү һ.б.). Күп сораулар урында
оператив рәвештә хәл ителә.

Колл-үзәк сайлау көннәрендә көн саен иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли. Анда 8-347-218-16-84 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Иҗтимагый матбугат үзәгендә төрле районнарның сайлау участокларыннан күзәтүчеләр белән туры элемтәләр дә оештырылып тора.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас