Җиңүчеләр арасында Илеш районы егете, "Кызыл таң" гәзите водителе Радмир Заһидуллин бар. Ул квадроцикл отты.
- Кичә Илеш районында үз тавышымны бирергә бардым һәм миңа бүләкләр оту өчен конкурста катнашырга сертификат бирделәр. Өйгә кайткач, аны махсус сайтта теркәдем. Кичтән квадрацикл оттың, дип хәбәр иттеләр. Иң башта ышанмадым, мошенниклар шалтырата, дип уйладым. Арытаба әти-әни белән киңәшләштем. Алар да мондый конкурс барлыгын белдерде. Тагын бер тапкыр шалтыраткач, инде ышандым, - дип сөйләде хезмәттәшебез.
Ул күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан. Бүген Башкорт дәүләт аграр университетында укый.
- 18 яшем тулгач та һәрвакыт сайлауларга йөрим. Бу - һәр кешенең изге бурычы, дигән фикердәмен. Без республикабызның, үзебезнең киләчәгебезне билгелибез. Шуңа күрә дә һәр кеше сайлауларда катнашырга тиеш, дип уйлым, - диде ул.