+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 сентябрь , 20:02

Сайлау штаблары вәкилләре катнашлыгында брифинг үтте

Бүген Иҗтимагый матбугат үзәгендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидатларның сайлау штаблары брифингы үтте.

Сайлау штаблары вәкилләре катнашлыгында брифинг үтте
Сайлау штаблары вәкилләре катнашлыгында брифинг үтте

Чарада "Яңа кешеләр" партиясенең төбәк бүлекчәсе советы секретаре Руслан Дәүләтшин, Башкортстан Башлыгы вазыйфасына кандидат Радий Хәбировның ышанычлы кешесе Ильяс Батыргәрәев, КПРФтан кандидат Артур Шәйнуров катнаштылар.

- Сайлауларга кызым белән бергә бардык. Анда бәйрәм мохите тоела. Соңгы биш елда сайлауларның барышында үзгәрешләр булуы сизелә: халык үзенең сәяси позициясен актив күрсәтә, - диде Ильяс Батыргәрәев.

Шәһәрләрдә һәм авылларда сайлаучыларның активлыгы тигезләшүе күзәтелгәне хакында да сүз барды. Сайлаучыларның активлыгы үзгәреше хакында "Яңа кешеләр" партиясенең төбәк бүлекчәсе советы секретаре тулырак сөйләде.

- Активлык - төрле ул. Районнарда сайлаулар - зур чара, бәйрәм дип тә әйтергә була. Шәһәрләргә килгәндә, активлык азрак, әмма нык түбән түгел. Шул ук вакытта үзеңнең сайлау участогыңның кайда урнашуы, "Рәхмәт" акциясе хакында "кайнар линия"гә сораулар күп килә. Бу халыкның сайлау процессы белән кызыксынуын күрсәтә, - Руслан Дәүләтшин.

Шул ук вакытта бүген дә, кичә дә күзәтүчеләр сайлау эшендә тайпылышлар ачыкламаган. Кичә сайлаулар югары дрәҗәдә узган һәм бернинди шикаятьләр дә килмәгән.

Фото: автор фотосы

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: