Ул республикада узучы сайлауларның бүгенгә тулысынча закон нигезләрендә узуын һәм шикаятьләр булмавын билгеләде.
- Мәгълүм булуынча, закон нигезендә шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгын сайлаулар уза. Шулай ук, өстәмә сайлаулар - депутатларны да сайлау бара. Әлбәттә, Башкортстан Башлыгын сайлауларда катнашучы кандидатларга законда билгеләнгән таләпләр бар. Кандидатка ким дигәндә 30 яшь булырга, аның чит ил гражданлыгы булмаска тиеш. Гомумән алганда, таләпләр шактый. Кандидатлар тарафыннан алар тулысынча үтәлгән.
Бүген сайлаулар югары дрәҗәдә уза һәм безгә бернинди шикаятьләр дә килмәде. Алар булган очракта, без гражданнарга консультацияләр бирергә әзер, - дип билгеләп үтте ул.
Эксперт, шулай ук, кандидатлар тарафыннан агитация эшенә дә тукталды. Бу көннәрдә алар өчен киңкүләм мәгълүмат чараларында бернинди агитация материаллары булмаска тиеш. Бу эшне хокук сакчылары, махсус белгечләр контрольдә тота.
Айрат Нурмөхәмәтов фотосы.