+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 сентябрь , 08:05

Башкортстанда сайлау участоклары ачылды

Бүген иртән сәгать 8дә республикада 3302 сайлау участогы эшли башлады. Башкортстанда республика Башлыгы, шулай ук район һәм шәһәр Советлары депутатларын сайлаулар өч көн: 6, 7, 8 сентябрьдә уза. Урындагы вакыт белән 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирергә мөмкин.

Башкортстанда сайлау участоклары ачылды
Башкортстанда сайлау участоклары ачылды

Төбәктә барлыгы 218 сайлау кампаниясе уза: бу – Башкортстан Башлыгын сайлаулар, республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлаулар һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча 216 кампания.

 

Тавыш бирүне Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе, 69 территориаль сайлау комиссиясе һәм 3 302 участок сайлау комиссиясе тәэмин итә. Бер комиссия өстәмә рәвештә Мәскәүдә эшли. Сайлауларны 28 мең сайлау комиссиясе әгъзасы үткәрә. Алар арасында – төрле сәяси партияләр, урындагы үзидарә органнары, сайлаучылар җыелышлары вәкилләре.

 

Республика Башлыгын сайлауларда барлык парламент партияләреннән биш кандидат катнаша. Өстәмә сайлауларда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты мандаты өчен көрәшне өч кандидат алып бара. Муниципаль дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә 4 435 кандидат катнаша. Барлыгы төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 10 сәяси партиядән кандидатлар теркәлгән.

 

Тавыш бирү барышын яктырту өчен киңкүләм мәгълүмат чараларының 115 редакциясеннән 457 вәкил аккредитация узган.

 

Сайлау бюллетеньнәре саны – 2990000 данә, шул исәптән КОИБ ярдәмендә тавыш бирү өчен – 497800 данә яисә гомум санның 16,6 проценты. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан бирелгән гаризалар буенча тиражның бер өлеше башкорт (365900 данә) һәм татар телләрендә (153850 данә) әзерләгән.

 

Сайлау кампаниясе чорында “кайнар линия" телефоны эшли: 8-800-347-54-54.

 

“Рәхмәт” традицион акциясе кысаларында Башкортстан сайлаучылары арасында 330дан артык кыйммәтле бүләк, шул исәптән фатирлар, автомобильләр һәм шифаханәләргә юлламалар уйнатыла.

 

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: