Уфа районыннан Алия Хасаева туры эфирга чыкты. Спикер Уфа районының Шамонино авылында өченче көн күзәтче булып эшли, анда 2250 сайлачы үз тавышын биргән.
- Сайлау участогында барлык шартлар да тудырылган. Чара җыр-моң белән, күтәренке кәефтә уза. Халык тавыш бирүдә актив катнаша, - диде Алия Хасаева. - Шамонино халкы - өлкән яшьтәгеләр дә, гаиләләре белән килгәннәр дә бар. "Рәхмәт" акциясе бу авыл сайлаучылары өчен дә бик актуаль.
Чишмә районындагы блогер-күзәтче Динара Нугаева тавыш бирү процессының штат режимында баруы хакында ассызыклады. Спикер сүзләренчә, ял көнендә гражданнар активлыгы бигрәк тә югары булган.
- Бүген тавыш бирергә, асылда, өлкән яшьтәгеләр килде. Ә яшьләр сайлауның беренче көнендә активлык күрсәтте, - диде спикер.
Блогер-күзтүчеләр штаттан тыш хәлләр килеп чыкмавын билгеләде.
Фото: автор фотосы