Экзитпол мәгълүмат буенча, Республика Башлыгы вазыйфасына сайлауларның беренчел нәтиҗәсе билгеле. "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлекчәсе кандидаты Радий Хәбиров 74,74 процент тавыш җыйды. Калган кандидатлар өчен сайлаучыларның 3-5 процентка кадәре тавыш бирде. Моның турында Башкортстанның мәдәният министрлыгы каршындагы Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, сәяси фәннәр кандидаты Марат Мәрданов белдерде.
Экзитпол - сайлаучылар сораштыруы, алар сайлау участокларыннан чыкканннан соң уздырыла торган сораштыру. Сораштыру үзәкнең социологлары тарафыннан 6,7, 8 сентябрьдә үткәрелде. 24 меңнән артык респондент сораштырылган. Сораштыру алымы участокта сайлаучылар санына карап, 1 дән 3 кешегә кадәр тәшкил итте.