Процессның нәкъ менә ничек баруы турында иҗтимагый матбугат үзәгендә брифингта сөйләделәр. Брифинг модераторы Руслан Шәрәфетдинов искәрткәнчә, республикада 2024 ел Мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы дип игълан ителде.
- Ишетмәүче гражданнар сайлауларга бик җаваплы карый, гадәттәгечә, зур компанияләр, гаиләләр белән тавыш бирергә йөриләр, - диде Бөтенрусия чукраклар җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Ольга Шевнина. - 100 ел элек чукракларның тавыш бирү хокукы юк иде, хәзер чукраклар актив тавыш бирә. Сайлауларга әзерлек барышында визуаль мәгълүмат күп булды.
Иҗтимагый үзәк рәисе Булат Сафин анда бюллетень салып, сукыр сайлаучылар тавыш бирә ала дигән трафарет күрсәтте. Участок комиссиясе әгъзалары барысын да аңлата, Брайль буенча тавыш бирү өчен белешмәләр бирәләр.
Булат Сафин сөйләгәнчә, Башкортстанда сукырлар өчен биш махсус сайлау участогы эшли. Икесе - Уфада, Белоретта, Стәрлетамакта һәм Бәләбәйдә - берәр.
- Сукырлар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Иң төп проблема - кешенең үзендә, - дип ассызыклады Булат Сафин. - Кайвакыт эчке киртәләр була, һәм безнең барлык оешмалар кеше моны җиңеп чыга алсын өчен эшли. Мин үзем гадәти участокта тавыш бирдем - алдан шалтыраттым, мине каршы алдылар, проблемалар булмады.
Республикада тавыш бирү процессының ничек оештырылуы турындагы гомум мәгълүмат белән Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Арсланов уртаклашты.
- Башкортстанда 18 яшьтән өлкәнрәк 225 мең инвалид теркәлгән. Шуларның 12 меңе - ишетү буенча, 8 меңнән артыгы - күрү сәләте буенча инвалидлар, 19 меңе - терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары белән. Сайлау участокларының 90 проценты беренче катларда урнашкан, 1600дән артык участок пандуслар белән тәэмин ителгән, 800дән артык участокка вакытлыча түшәмәләр куелган, 1200дән артык участок персоналны чакыру төймәләре белән җиһазландырылган.
Айрат Нурмөхәммәтов фотосы.