Спикер сүзләренчә, Башкортстанда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылган, ә халык бу чарага зур җаваплылык һәм кызыксыну белән килгән.
- Авылларга килгәндә - алар яши. Анда йортлар каралган һәм төзекләндерелгән. Бу - авылларда яшәешнең кешеләр өчен уңайлы икәнен күрсәтә. Авыл биләмәләрендә сайлаулар, асылда, дуслык атмосферасында бара. Биредә процесска иҗади килүчеләр дә байтак булды. Мәсәлән, Чишмә районындагы участокларның берсендә халыкны Чебурашка каршы алып торды. Мин дә аны күрдем, ул миңа мандарин бүләк итте, - диде ул.
Ирина Киркора сүзләренчә, тавыш бирергә гаиләләре, бигрәк тә күпбалалы гаиләләрнең килүе - аерым мактауга лаелы. Сабыйларның шундый мөһим һәм җитди процесста катнашуы - искиткеч. Шул ук вакытта сайлаулар - халыкның политик мәдәнияте үсешен чагылдыручы әһәмиятле фактор булып кала.