+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 сентябрь 2024, 02:50

Көзге сессиядә зур эшләр көтә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев һөнәри нигездә эшләүче депутатлар белән киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада парламентның көзге сессиясе старт алды: үткән эшкә йомгак ясалды, алга планнар билгеләнде.

Көзге сессиядә зур эшләр көтәКөзге сессиядә зур эшләр көтә
Көзге сессиядә зур эшләр көтә
Парламент спикеры хәбәр итүенчә, язгы сессия чорында 8 пленар утырыш уздырылган, аларда 128 закон проекты каралган, шуларның 103е закон статусы алган, шулай ук 338 карар кабул ителгән. Атап әйткәндә, язгы сессия барышында СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, санкцияләр басымы шартларында республика икътисадына ярдәм итүгә бәйле законнарның чираттагы блогы кабул ителүе билгеләнде. Хәзерге вакытта республикада 2022 елның языннан кабул ителгән 30га якын канун гамәлдә.
 
– Шуны да әйтергә кирәк, СВОга законнар белән ярдәм итүдән тыш, без сессия дәвамында бу юнәлештә зур оештыру, хәйрия эшен дәвам иттек, сугышчыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыйдык. Язгы сессия вакытында Дәүләт җыелышы-Корылтайның ике депутаты үз теләге белән алгы сызыкка китте. Февральдән коллегаларыбыз Алексей Локотченко һәм Яков Кугубаев, ә алар белән депутатларның берничә ярдәмчесе махсус хәрби операциядә турыдан-туры катнаша, –─ диде Константин Толкачев.
 
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе мөһим чаралар арасында Санкт-Петербургта узган Закон чыгаручылар советында катнашуны билгеләп үтте, анда шулай ук Русия Президенты белән очрашу узган. Шунда ук дәүләт хәвефсезлеген законнар белән тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча комиссия утырышы да үткән, аны Константин Толкачев җитәкли.
 
Санкт-Петербургта, шулай ук, Белгород өлкә Думасы һәм Донецк Халык Республикасының Халык советы белән Дәүләт җыелышы-Корылтайның хезмәттәшлеге турында килешү имзаланган. Килешүләр эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашуны, уртак комиссияләр һәм эш төркемнәре төзүне, конференцияләр, очрашулар һәм консультацияләр уздыруны, рәсми делегацияләр белән алмашуны һәм хезмәттәшлекнең башка төрләрен күздә тота.
 
– Әлеге төбәкләр хәзер бик катлаулы хәлдә. Мин сездән үз юнәлешләрегез буенча бу төбәкләрдәге коллегаларга кирәк булганда һәрьяклап ярдәм күрсәтүегезне сорыйм, – диде парламент Рәисе.
 
Көзге сессия чорында эшнең өстенлекле юнәлешләре дип Константин Толкачев санкцияләр һәм махсус хәрби операция чорында республика икътисадына, анда яшәүчеләргә ярдәм итү максатыннан оператив законнар чыгаруны, шулай ук коллектив Көнбатышның тискәре басымына каршы торып, Башкортстанның һәрьяклап үсеше өчен уңай хокукый база булдыруны атады.
 
– Көзге сессиягә Дәүләт җыелышы-Корылтай эшенең якынча программасына 51 республика законы проекты кертелде. Шул ук вакытта, ел ахырына аларның саны артачагын фаразларга мөмкин, –─ дип белдерде Константин Толкачев.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас