- Республикада сайлаулар бик оешкан төстә узды, сайлаучылар килүе 70 проценттан артык тәшкил итте. Тавышларны санау бара инде, тиздән тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителәчәк, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Без Башкортстан халкына зур рәхмәт әйтергә тиешбез, бу катлаулы чорда алар туган республикабызга ышана һәм аңа ярдәм итә.
Төбәк Башлыгы билгеләп үткәнчә, узган биш елда Башкортстанның идарә командасы ил һәм республика өчен нәтиҗәле хезмәт итте.
- Без бергәләп зур юл уздык, җитди сынауларга түздек. Республиканың ничек үсәргә тиешлеге турында идеяләрне һәм уйларны уртаклашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Без эшләгәннәрнең барысы да кешеләрнең тормышын яхшырак итүгә, Башкортстан илебезнең терәк төбәге булып калсын өчен юнәлтелгән. Бу бурычны үтәдек һәм башкарылган эшләр белән горурлана алабыз, дип саныйм.
Иҗтимагый ярдәм штабы активистлары белән аралашканда, Башкортстан Башлыгы, шулай ук, республиканың киләчәктәге өстенлекле үсеш юнәлешләре турында сөйләде.
- Киләсе бишьеллык республиканың идарә командасы өчен җиңел булмаячак. Бу, шул исәптән, махсус хәрби операциягә ярдәм итү һәм катлаулы макроикътисади шартлар белән бәйле. Моннан тыш, халык уздырыла торган социаль сәясәттә хакимияткә җитди таләпләр куя, - диде Радий Хәбиров. - Без федераль үзәк белән багланышларны җайга салдык, зур проектлар кысаларында эшләргә өйрәндек, Башкортстан Хөкүмәтенең нәтиҗәле структурасын төзедек. Шул ук вакытта киләчәктә һәр кешенең язмышына игътибарны юнәлтү мөһим. Моның өчен барлык дәрәҗәләрдә системалы эш кирәк. Көчебезне берләштереп кенә алга бара алачакбыз.
Фото: glavarb.ru