Республика Башлыгын сайлауларда барлык парламент партияләреннән биш кандидат катнашты. Өстәмә сайлауларда Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты мандаты өчен көрәшне өч кандидат алып барды. Муниципаль дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрендә 4435 кандидат катнашты. Барлыгы төрле дәрәҗәдәге сайлауларга 10 сәяси партиядән кандидатлар теркәлгән.
Тавыш бирү барышын яктырту өчен киңкүләм мәгълүмат чараларының 115 редакциясеннән 457 вәкил аккредитация узган.
Сайлау бюллетеньнәре саны – 2990000 данә, шул исәптән КОИБ ярдәмендә тавыш бирү өчен – 497800 данә яисә гомум санның 16,6 проценты. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә территориаль сайлау комиссияләре тарафыннан бирелгән гаризалар буенча тиражның бер өлеше башкорт (365900 данә) һәм татар телләрендә (153850 данә) әзерләнгән иде.
Сайлау кампаниясе чорында “кайнар линия” телефоны эшләде.
* * *
8 сентябрьдә Уфада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгын сайлауларда катнашты. Җәмәгате Каринэ Хәбирова белән бергә ул “Башкортостан” Дәүләт концерт залы бинасында урнашкан 109нчы сайлау участогында тавыш бирде.
Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров сайлау кампаниясенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аны уздыру шартларын бәяләде.
– Башкортстан өчен бу елларда сайлауда актив катнашу хас, халык сайлау мәдәниятенең югары дәрәҗәсен күрсәтә. Барлык парламент партияләре үз кандидатларын тәкъдим итте. Башка сәяси көчләр вәкилләре муниципаль дәрәҗәдә дә күп. Һәм аларның һәркайсы ниндидер яхшы башлангыч тәкъдим итә. Ягъни сәяси палитра шактый киң тәкъдим ителгән. Ә фикер аермасы булганда, димәк, фикер алышу һәм уртак карарлар табу мөмкинлеге бар. Төрле сәяси көчләрдән кандидатлар катнашуы сәбәпле, участокларда иҗтимагый күзәтүчеләр дә, партияләрдән күзәтүчеләр дә шактый күп, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Иң мөһиме – сайлаулар тыныч, низагларсыз узсын, кешеләр участокларга яхшы кәеф һәм канәгатьлек белән килсен.
* * *
Тавыш бирүдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр дә актив катнашты. Беренчеләрдән булып Яңавыл районының Иске Варяш авылында яугир Сергей Шәрипов тавыш бирде. Ул 2023 елның июненнән алгы сызыкта, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
* * *
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 8 сентябрьдә 18 сәгатькә сайлаучыларның килү күрсәткече 69,18 процент тәшкил иткән, 2 миллион 59 мең сайлаучы тавыш биргән. “Бу – сайлаучылар килүенең максималь күрсәткече”, – дип белдерде Русия Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова.
* * *
9 сентябрьдә Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов журналистлар белән очрашуда 6, 7, 8 сентябрьдә узган сайлауларга йомгак ясады.
Тавыш бирүнең беренчел йомгаклары түбәндәгечә: сайлауларда 2153513 сайлаучы катнашкан, сайлаучыларның килү күрсәткече 72,34 процент тәшкил иткән. Уфа шәһәре районнары арасында иң югары килүчеләр саны Калинин районында – 69,01 процент, шәһәрләр арасында Стәрлетамак шәһәре – 71,98, районнар арасында Бакалы районы – 93,01 процент.
Гамәлдәге республика җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров өчен сайлаучыларның 80,21 проценты (1724962 кеше) тавыш биргән.
Республика Башлыгы постына башка кандидатлар: Артур Альберт улы Шәйнуров (КПРФ) – 6,95, Иван Константинович Сухарев (ЛДПР) – 4,98, Владимир Александрович Нагорный (“Гадел Русия”) – 4,26, Илшат Марат улы Тимерьянов (“Яңа кешеләр”) 2,60 процент тавыш җыйган.
Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көннәрендә Уфа бермандатлы 54нче округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлау узды. Тавыш бирүдә 41629 сайлаучы катнашкан, бу исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 64,55 процентын тәшкил итә. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, округ буенча тавышлар түбәндәгечә бүленде: Эльвира Александровна Мацкевич – 54,55, Илдус Наил улы Ульмутаев – 25,27, Ләйсән Рәсүл кызы Гарипова 18,93 процент.
Сайлауларның ахыргы нәтиҗәләре Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе утырышында ясалачак.
* * *
“Рахмат” акциясе кысаларында Башкортстан сайлаучылары арасында 330дан артык кыйммәтле бүләк уйнатылды, ә фатирлар, автомобильләр һәм шифаханәләргә юлламалар 13 сентябрьдә уйнатылачак.
* * *
“Бердәм Русия” партиясе Рәисе, илнең Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев 8 сентябрьдә видеоконференция режимында Бердәм тавыш бирү көненә багышланган киңәшмә уздырды. Анда Башкортстан Башлыгы, партиянең төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.
Дмитрий Медведев билгеләп үтүенчә, өч көн эчендә халык төбәк губернаторларын, урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлады. Тавыш бирү илнең 84 төбәгендә узды.
– Сайлаулар оешкан төстә үтте, закон таләпләре тулысынча үтәлде. Катлаулы шартларда тавыш биргән гражданнарга мөрәҗәгать итәсем килә. Сайлау участокларына килгән һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Бик катлаулы шартларда сез чын-чынлап үз илегез гражданнары булуыгызны исбатладыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт! – диде Дмитрий Медведев.
Партия Рәисе сайлаучыларның ышаныч мандатын алган кандидатларны котлады.
– Бу – зур ышаныч, аны якын арада тормышка ашырырга кирәк булачак. Өстәвенә, безнең максатлар элеккечә кала. Партия, әйдәүче сәяси көч буларак, илдә демократияне һәрьяклап үстерү, законлылыкны ныгыту, “Бердәм Русия” программасындагы икътисади максатларга ирешү, илебез Президенты указларын һәм карарларын үтәү өчен чыгыш ясый, – дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
* * *
8 сентябрь кичендә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иҗтимагый ярдәм штабында булды. Төбәк җитәкчесе оешма активистларына сайлау кампаниясе чорында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
– Республикада сайлаулар бик оешкан төстә узды, сайлаучыларның килү күрсәткече 70 проценттан артты. Әле тавышларны санау бара, тиздән аның нәтиҗәләре игълан ителәчәк, – диде Радий Хәбиров. – Без Башкортстан халкына зур рәхмәт әйтергә тиешбез, бу катлаулы чорда алар туган республикабызга ышана һәм аңа ярдәм итә.
Төбәк Башлыгы билгеләп үтүенчә, узган биш елда Башкортстанның идарә командасы ил һәм республика өчен нәтиҗәле хезмәт итте.
– Без бергәләп зур юл уздык, җитди сынауларга түздек. Республиканың ничек үсәргә тиешлеге турында идеяләрне һәм уйларны уртаклашуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Без эшләгәннәрнең барысы да кешеләрнең тормышын яхшырак итүгә, Башкортстан илебезнең терәк төбәге булып калсын өчен юнәлтелгән. Бу бурычны үтәдек һәм башкарылган эшләр белән горурлана алабыз, дип саныйм.
Иҗтимагый ярдәм штабы активистлары белән аралашканда Башкортстан Башлыгы, шулай ук, республиканың киләчәккә өстенлекле үсеш юнәлешләре турында сөйләде.
– Киләсе бишьеллык республиканың идарә командасы өчен җиңел булмаячак. Бу, шул исәптән, махсус хәрби операциягә ярдәм итү һәм катлаулы макроикътисади шартлар белән бәйле. Моннан тыш, халык уздырыла торган социаль сәясәттә хакимияткә җитди таләпләр куя, – диде Радий Хәбиров. – Без федераль үзәк белән багланышларны җайга салдык, зур проектлар кысаларында эшләргә өйрәндек, Башкортстан Хөкүмәтенең нәтиҗәле структурасын төзедек. Шул ук вакытта киләчәктә һәр кешенең язмышына игътибарны юнәлтү мөһим. Моның өчен барлык дәрәҗәләрдә системалы эш кирәк. Көчебезне берләштереп кенә алга бара алачакбыз.
* * *
Сайлау участокларында тавыш бирү көннәрендә 11873 күзәтүче эшләгән, шул исәптән кандидатлардан – 461, сәяси партияләрдән – 5719, җәмәгать контроле субъектларыннан – 5693. Алар билгеләп үтүенчә, хокук бозулар теркәлмәгән.
Моннан тыш, сайлау участокларында киңкүләм мәгълүмат чараларының 241 вәкиле булган.
* * *
Уфадагы Иҗтимагый матбугат үзәгенә Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе урынбасары Ирина Киркора килде. Ул өч көн сайлаулар барышына бәяләмә бирде.
Спикер сүзләренчә, Башкортстанда тавыш бирү процессы югары дәрәҗәдә оештырылган, ә халык бу чарага зур җаваплылык һәм кызыксыну белән килгән.
– Авылларда йортлар күркәм һәм төзекләндерелгән. Бу авылларда яшәешнең кешеләр өчен уңайлы икәнен күрсәтә. Авыл биләмәләрендә сайлаулар, асылда, дуслык мохитендә үтә. Биредә сәяси процесска иҗади килүчеләр дә байтак булды. Мәсәлән, Чишмә районындагы участокларның берсендә халыкны Чебурашка каршы алып торды. Мин дә аны күрдем, ул миңа мандарин бүләк итте, – диде ул.
Ирина Киркора сүзләренчә, тавыш бирергә гаиләләре белән, бигрәк тә күпбалалы гаиләләрнең килүе аерым мактауга лаек. Сабыйларның шундый мөһим һәм җитди процесста катнашуы искиткеч. Шул ук вакытта сайлаулар халыкның сәяси мәдәнияте үсешен чагылдыручы әһәмиятле кампания булып кала.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.