+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 12:06

"Алга, Башкортстан!.."

12 сентябрьдә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга - Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Бу хакта Дәүләт думасы депутаты Рима Баталова үз фикерен белдерде.

"Алга, Башкортстан!.."
"Алга, Башкортстан!.."
- Башкортстан Башлыгы инаугурациясе - һичшиксез, безнең төбәк тормышында мөһим сәяси вакыйга. Бу чара безнең "капитан" Радий Фәрит улы Хәбировның үз вазыйфасына керешүен һәм вәкаләтләрен яңа срокка озайтуын билгели. Мин аның командасы әгъзасы булуыма һәм аның узган сайлауларда ышанычлы һәм берсүзсез җиңү яулавына бик шатмын.

Ышанам, Радий Хәбиров җитәкчелегендә республикабызны тагын бик күп казанышлар һәм җиңүләр көтә. Бу тантаналы көндә аңа ныклы сәламәтлек, үз карарларына ышаныч һәм иң амбициоз проектларны тормышка ашыруда уңышлар телим. Ә без бу эштә аңа һәрвакыт ышанычлы таяныч булачакбыз. Алга, Башкортстан! Алга, бары тик алга! - диде Рима Баталова.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: