+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 сентябрь , 10:45

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады

12 сентябрьдә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында үткән инаугурациядә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, сайланган республика Башлыгы Радий Хәбиров, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Федерация Советы сенаторлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Башкортстан буенча федераль инспектор Алексей Касьянов, Конституция Советы әгъзалары, федераль ведомстволарның территориаль органнары һәм республика башкарма власть органнары җитәкчеләре, хокук саклау һәм суд органнары җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр хакимиятләре башлыклары, Уфа шәһәре советы президиумы әгъзалары, республика Башлыгына вазыйфасына кандидатның ышанычлы кешеләре, хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, традицион дини конфессияләр, фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.

Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады
Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты һәм алып барды.

– Хөрмәтле тантанада катнашучылар! Без сезнең белән мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга – Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасына үти башлауның шаһитлары. Бу вакыйга якындагы елларга республиканың тарихы, үсеш тенденцияләре белән бәйле, – диде парламент спикеры. – Башкортстан Конституциясе нигезендә республика Башлыгы кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруны гарантияли, Башкортстанның икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләрен яклый, аның территориясендә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итә, төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләрен билгели. 2024 елның 8 сентябрендә Башкортстан Башлыгы итеп Радий Фәрит улы Хәбиров сайланды.

Русия һәм Башкортстан гимннары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы флагы һәм Конституциясе кертелде.

Константин Толкачев Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимхановка сүз бирде.

– Сайлаулар турында Башкортстан Республикасы кодексының 84 статьясы нигезендә республика Үзәк сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә узган Башкортстан Башлыгын сайлау нәтиҗәләрен билгеләде, – диде Азат Галимханов. – Сайлауларда 2 миллион 153 мең 513 сайлаучы катнашты, бу исемлеккә кергән сайлаучыларның 72,34 процентын тәшкил итә. Радий Хәбиров өчен 1 миллион 724 мең 962 сайлаучы тавыш бирде, ягъни тавыш бирүчелрнең 80,21 проценты. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның 8 сентябрендәге Башкортстан Башлыгын сайлаулар үтте һәм дөрес дип таныды. Ул Башкортстан Башлыгы итеп Радий Фәрит улы Хәбировның сайлануын билгеләде.

Азат Галиханов Радий Хәбировны бу җиңүе белән котлады һәм аңа Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды.

Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә — башкорт һәм урыс телләрендә Башкортстан халкына ант бирде, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.

— Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасының дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы анты текстына кул куйды. Шул мизгелдән, республика Конституциясенең 84 һәм 85нче статьяларына ярашлы, Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Радий Хәбировны җиңүе бәлән котлады.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: