+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь , 10:10

“Төп бурыч – Президент билгеләгән гомумдәүләт максатларына ирешү!”

Радий Хәбировның Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешү тантанасы үтте 12 сентябрьдә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: яңа срокка сайланган Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында үткән инау­гурациядә Русия Президен­тының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Федерация Советы сенаторлары, республика Хөкүмәте әгъза­лары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Конституция Советы әгъзалары, федераль ведомство­ларның территориаль органнары һәм республика башкарма власть органнары җитәкчеләре, хокук саклау һәм суд органнары җитәкчеләре, районнар һәм шәһәрләр хаки­миятләре башлыклары, Уфа шәһәре советы президиумы әгъзалары, республика Башлыгы вазыйфасына канди­датның ышанычлы кешеләре, хезмәт коллективлары, иҗти­магый оешмалар, традицион дини конфессияләр, фәнни һәм иҗади интеллигенция вәкилләре катнашты.

“Төп бурыч – Президент билгеләгән гомумдәүләт максатларына ирешү!”
“Төп бурыч – Президент билгеләгән гомумдәүләт максатларына ирешү!”
Чараны Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ачты һәм алып барды. 

– Хөрмәтле тантанада катнашучылар! Без сезнең белән мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга – Башкортстан Республикасы Башлыгының вазыйфасын үти башлавының шаһитлары. Бу вакыйга якындагы елларга рес­публиканың тарихы, үсеш тен­денцияләре белән бәйле, – диде парламент спикеры. – Башкортстан Конституциясе нигезендә республика Башлыгы кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруны гарантияли, Башкорт­станның икътисади һәм сәяси мәнфәгатьләрен яклый, аның территориясендә законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итә, төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлеш­ләрен билгели. 8 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы итеп Радий Фәрит улы Хәбиров сайланды.

Русия һәм Башкортстан гимн­нары яңгырагач, залга Башкортстан Республикасы флагы һәм Конституциясе кертелде.

Константин Толкачев Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимхановка сүз бирде.

– Башкортстан Респуб­ли­касының Сайлаулар турында кодексының 84 статьясы ни­гезендә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе 8 сентябрьдә узган Башкортстан Башлыгын сайлау нәтиҗәләрен билгеләде, – диде Азат Галимханов. – Сайлауларда 2 миллион 153 мең 513 сайлаучы катнашты, бу исемлеккә кергән сайлау­чыларның 72,34 процентын тәшкил итә. Радий Хәбиров өчен 1 миллион 724 мең 962 сайлаучы тавыш бирде, ягъни тавыш бирүчеләрнең 80,21 проценты. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның 8 сен­тябрендә Башкортстан Башлыгын сайлауларны узган һәм дөрес дип таныды. Ул Башкортстан Башлыгы итеп Радий Фәрит улы Хәбировның сайлануын бил­геләде.

Азат Галимханов Радий Хә­бировны бу җиңүе белән котлады һәм аңа Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды.

Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә — башкорт һәм урыс телләрендә Башкортстан халкына ант бирде, аның тексты республика Консти­туциясендә беркетелгән.

— Башкортстан Республикасы Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Респуб­ликасының күп­милләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Рес­публикасының дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Радий Хәбиров һәм Башкортстан Башлыгы анты текстына кул куйды. Шул мизгелдән, республика Конституциясенең 84нче һәм 85нче статьяларына ярашлы, Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. 

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Радий Хәбировны җиңүе бәлән котлады.

– Халык Сезгә якындагы биш елга аларның мәнфәгатьләрен якларга, тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм төбәкне үстерергә яңадан ышаныч белдерде. Сезнең җитәкчелектә бик күп әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырыла, алар республика халкы тарафыннан ярдәм һәм хуплау тапты. Башкортстан – Русиянең терәк төбәкләренең берсе, эре индустриаль һәм аграр үзәк, ул илебез икътисадына зур өлеш кертә. Сәнәгать җитештерүе күләмнәре буенча республика Русиянең 15 лидер-төбәге исә­бенә һәм округтагы иң эре өчлеккә керә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җи­тештерү буенча – округта икенче урында, инвестицияләр динамикасы буенча шулай ук Идел буе федераль округы буенча өчлеккә керә. Бу – республика Башлыгы коман­дасының уңай эшлекле мохит булдыруга игътибар бирү нәтиҗәсе. Инвес­тицияләр дәүләт рейтингында төбәк – ил буенча лидерлар өчлегендә. Республика оборона сәнәгате өлкәсендә үз мөмкинлекләрен актив үстерә, югары технологияле тармак­ларның фәнни потенциалын арттыра. Төбәк власте һәм шәхсән Сез, Радий Фәрит улы, СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына зур ярдәм күр­сәтәсез. Ватанны саклаучыларга социаль ярдәм күрсәтүнең һәм ярдәмнең нәтиҗәле эшләүче системасын үстерү, хәрби хез­мәткәрләрнең гаиләләренә максатлы ярдәм итү беренче чираттагы бурычларның берсе булып кала, – дип ассызыклады Игорь Комаров. – 2023 елда Башкортстанга сәфәре кысаларында Русия Президенты Владимир Путин төбәкнең ил язмышында Ватанны һәм дәүләтебез чикләрен саклау белән бәйле аерым ролен билгеләп үтте.

Игорь Комаров Радий Хә­бировка һәм аның командасына нәтиҗәле һәм уңышлы эш, казанышлар һәм Башкортстан халкы файдасына барлык планнарны тормышка ашыруны теләде.

Радий Хәбиров сайлауларда күрсәткән ышаныч өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Инаугурациядә Радий Хәбиров ассызыклавынча, узган сайлаулар нәтиҗәләре – барлык дәрәҗәдә идарә коман­дасының эшенә югары бәя бирү ул һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, икътисадны һәм социаль өлкәне үстерү, шәһәр һәм авылларны төзек­ләндерү, Башкортстанның илнең әйдәүче төбәкләренең берсе буларак позициясен ныгыту белән бәйле.

– Мин Русия Президенты Владимир Путинга рәхмәтле, ул миңа ышаныч белдерде һәм Башкортстан Башлыгы постына дәгъва итүемне хуплады. Иң мөһиме, бу елларда Владимир Путин безнең республикада мөһим башлангыч­ларны га­мәлгә ашыруда актив ярдәм итте, тормышның барлык якларын үстерүгә йогынты ясады, – диде Радий Хәбиров.

Ул шулай ук Ватанны саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт белдерде.

– Башкортстан сезнең белән горурлана. Исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуыгызны телибез, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы үз чыгышында алдагы биш елга планнары турында сөйләде.

– Кадерле дуслар! Алда – биш ел киеренке эш. Алар да гади булмаячак. Шул ук вакытта соңгы еллардагы кыенлыкларга сылтау ясамаячакбыз. Бу бары тик алга таба хәрәкәт итәргә комачаулаячак. Шушы катлаулы борылыш вакыты безне көчлерәк һәм бердәм итәчәк. Алга таба да илебезнең алдынгы сәнәгать, фән, мәгариф, спорт үзәге буларак, Башкортстан позицияләрен ныгытачакбыз. Моның өчен бездә барысы да: табигый ресурслар, күп­тармаклы икътисад, заманча инфраструктура, югары тех­нологияләр һәм компе­тенцияләр бар. Ә иң мөһиме – үз язмышын Башкортстанның киләчәге белән бәйләүче, балалары һәм оныклары, туган җирләре үсешенә, туган ягыбызның чәчәк атуына өлеш кертергә омтылучы кеше­ләр, – диде Радий Хәбиров. – Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, масштаблы планнар төзибез. Башкортстанны тагын да көчлерәк һәм чәчәк атучы төбәк итәчәк мөһим проектларны һәм программаларны тормышка ашырабыз. Һәр йортка, ишегалды, подъездга, һәр кешегә барып җитәчәкбез. Ышанам, бергәләп алдыбызга куелган барлык бурыч­ларны хәл итәчәкбез. Хөрмәтле якташлар! Рес­публиканың ки­ләчәге – безнең кулда! Без бергә! Бергәләп теләсә нинди, иң катлаулы сынауларны җиңәчәкбез. Бөтен планнарыбызны тормышка ашырачакбыз. Без бердәм һәм бергә җиңәчәкбез! Алга, республикам! Алга, Башкорт­стан!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: