+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 сентябрь , 21:38

Уфа һәм Минск районнары тугандашлар булды

Уфаның Совет районы һәм Минскиның Партизан районы дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү төзеделәр. Имзалау Минскиның 957 еллыгы уңаеннан төбәк делегациясенең визиты кысаларында Русиянең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин катнашлыгында узды.

Уфа һәм Минск районнары тугандашлар булды
Уфа һәм Минск районнары тугандашлар булды

- Башкортстан белән Белоруссия арасында кардәшлек турында 8нче килешүгә кул кую - безнең тугандаш республикалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуда тагын бер адым, ул безнең халыкларның тыгыз хезмәттәшлеккә һәм үзара аңлашуга омтылуын күрсәтә. Без, мәдәни һәм социаль алмашуга гына ярдәм итеп калмыйча, икътисади багланышлар үсешен стимуллаштыручы дуслыкны ныгытуны дәвам итәчәкбез. Шуның нәтиҗәсендә товар әйләнеше арта, яңа эш урыннары булдырыла, ә безнең төбәкләр инвестицияләр җәлеп итүчәнрәк була бара, – дип билгеләп үтте Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры вазыйфасын башкаручы Маргарита Болычева.

Минск шәһәр Башкарма комитеты рәисе Владимир Кухарев билгеләп үткәнчә, тугандаш шәһәрләр белән берничә мөһим килешү имзалау төрле юнәлешләр үсешенә билгеле бер этәргеч бирә.

- Башкала үсешенә партнер шәһәрләр зур өлеш кертә. Белоруссия башкаласы иң яхшы инициативаларны кертү өчен тәҗрибә алмашу белән кызыксына, шулай ук үзенең алдынгы эшләнмәләре белән уртаклашырга әзер. Безгә төрле илләрдән күп кенә кардәшләр һәм партнерлар килде. 13 сентябрьдә икътисади форум узды, анда дөньяның 29 иленнән һәм Русиянең 22 төбәгеннән вәкилләр җыелды. Бүген без берничә бик мөһим килешүгә кул куйдык. Бу сәүдә-икътисади, социаль, мәдәни һәм башка юнәлешләр үсешенә билгеле бер этәргеч бирә. Мондый килешүләр нигез булып тора, алга таба һәр пункт буенча конкрет адымнар ясалачак, – дип билгеләде Владимир Кухарев.

Русиянең Беларусь Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климин чит ил коллегаларының Башкортстан белән хезмәттәшлек итәргә теләвен һәм имзаланган килешүнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

- Безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлекнең күптәнге тарихы бар һәм ул икътисадны, мәдәниятне, мәгарифне һәм туризмны да кертеп, киң тармакларны колачлый. Бу килешүне имзалау хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсен билгели, бу безнең партнерлыкны сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә чыгарырга ярдәм итәчәк, – диде Константин Климин.

Очрашу кысаларында шулай ук Минскиның Пенза өлкәсе, Пермь һәм Бишкәк белән хезмәттәшлеге турында килешүләр төзелде.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: