+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь , 19:18

Ни өчен Халыкара форум мәйданчыгы итеп Уфаны сайлаганнар?

Гуманитар хезмәттәшлек дәүләтара фонды идарәсе рәисе, Азәрбайҗан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Полад Бюльбюль оглы бу сорауга җавап бирде.

Ни өчен Халыкара форум мәйданчыгы итеп Уфаны сайлаганнар?
Ни өчен Халыкара форум мәйданчыгы итеп Уфаны сайлаганнар?

Полад Бюльбюль оглы искә төшергәнчә, бу елда БДБ рәисе - Русия булды.

- Безнең принцип шундый: форум рәислек итүче илдә үткәрелә. Быел Русия Федерациясе рәислек итә һәм шуңа күрә биредә төрле чаралар үткәрелә. Санкт-Петербургта да элегрәк үткәрелгән, Мәскәүдә дә. Уфа - чыннан да, бик матур тарихы булган бик мәдәни шәһәр, - дип белдерде спикер. - Күптән түгел Уфаның 450 еллыгы билгеләп үтелүен беләбез. Күршеләребез башкала шәһәрләренең, ягъни Мәскәү һәм Санкт-Петербургның гына түгел, Башкортстан башкаласының да үсешен күрергә тиеш. Мин монда биш ел булмадым, һәм сездә, мөгаен, уңай үзгәрешләр бик күпдер.

Исегезгә төшерәбез, форумның «Бәйсез Дәүләтләр Берлеге: мәдәниятләрнең гомум кыйммәтләре һәм күптөрлелеге» дигән темасы, заманча чынбарлыкны исәпкә алып, хезмәттәшлек планнары турында фикер алышуны, өстенлекле юнәлешләрне һәм эш формаларын билгеләүне күздә тота.

Пленар утырышларда һәм профильле секцияләрдә фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре һөнәри хезмәттәшлекнең төрле аспектлары: мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа форматлары, җәмгыять үсеше ресурсы буларак волонтерлык, мәдәниятара диалог формалаштырудагы интеграцион процесслар турында фикер алышачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: