+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь , 09:45

Президент субъектларның яңа сайланган җитәкчеләрен котлады

Президент Владимир Путин видеоконференция режимында Бердәм тавыш бирү көнендә сайланган Русия Федерациясе субъектлары башлыклары белән очрашу үткәрде.

Президент субъектларның яңа сайланган җитәкчеләрен котлады
Президент субъектларның яңа сайланган җитәкчеләрен котлады
Исегезгә төшерәбез, җитәкчеләрне сайлау 21 төбәктә узды, өч субъектта башлыклар закон чыгару органнары тарафыннан сайланды.

Дәүләт башлыгы чарада катнашучыларны Русия Федерациясе субъектлары җитәкчесе вазыйфаларына сайлануы белән котлады.

- Туры тавыш бирү барышында да, төбәк закон чыгару җыелышларында да сезне хуплау дәрәҗәсе югары ышаныч, кешеләрнең, төбәкләрдә яшәүчеләрнең эш нәтиҗәләрен күрүләре, киләчәктә яхшы якка үзгәрешләргә өметләрен сезнең белән бәйләүләре турында сөйли, - дип билгеләп үтте Владимир Путин. - Аеруча шуны ассызыклыйм: гамәлдәге башлыклар да, күптән түгел эшкә керешкән, бу вазыйфаны башкаручылар да ышанычлы җиңү яулады.

Президент ассызыклаганча, сайлаулар ачык көндәшлек көрәше, бердәм тавыш бирү көнен уздыру тарихында сайлаучыларның иң актив катнашуы шартларында узды.

- Безнең гражданнар ил тормышында, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарын формалаштыруда катнашуның никадәр мөһим икәнен белә, аңлый. Ә сайлауларны заманча оештыру, санлы технологияләрне куллану тавыш бирү процессын максималь уңайлы итәргә мөмкинлек бирә, - диде Владимир Путин.

Президент билгеләп үткәнчә, җәмгыятьнең властька, шул исәптән төбәк властена, таләпләре гадел үсә.

- Сездән ил һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен тулысынча кайгыртып эшләү, кешеләр белән ачык, гадел, даими диалогка әзер булу, үз өстеңә алган барлык йөкләмәләрне һичшиксез үтәү, төбәкләрнең социаль-икътисади үсешенә, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән анык гамәлләр көтелә, - диде Владимир Путин.

Очрашуның тулы тексты белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: kremlin.ru.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: