-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь , 22:30

Җитди үзгәрешләр планлаштырылмый

Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә муниципалитет җитәкчеләренең контрактлары тәмамлану белән бәйле вәзгыятьне техник процедура дип атадылар.

Җитди үзгәрешләр планлаштырылмый
Җитди үзгәрешләр планлаштырылмый
Исегезгә төшерәбез, соңгы көннәрдә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровның һәм Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Рөстәм Газизовның вәкаләтләре срогының тәмамлануы турында мәгълүмат барлыкка килде.

Башкортстан Башлыгы матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, асылда, техник процедура турында сүз бара. Федераль законнар буенча урындагы хакимият башлыгы белән контракт кешене урындагы хакимият башлыгы вазыйфасына билгеләп кую турында карар кабул иткән муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы вәкаләтләре чорына төзелә, ә нәкъ менә быел сентябрьдә хакимият башлыкларын билгеләп куйган Советларның күбесенең вәкаләтләре чоры тәмамланган һәм шуңа күрә канун нигезендә мондый муниципалитет җитәкчеләренең вәкаләтләре туктатыла.

Вазыйфаларны башкару шәһәр яисә район хакимияте башлыгы урынбасарына йөкләнә. Алга таба муниципалитет җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан ителә, аның нәтиҗәләре буенча яңа хезмәт контракты төзелә.

- Һичшиксез, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хакимиятнең дәвамлылыгы сакланачагы турында әйткән иде инде. Вәкаләтләре срогы чыккан район һәм шәһәр хакимиятләренең күпчелек башлыклары конкурста катнашу өчен документлар тапшырырга планлаштыра. Шәһәрләр һәм районнар җитәкчелегендә җитди үзгәрешләр планлаштырылмый, - дип билгеләделәр Башкортстан Башлыгы матбугат хезмәтендә.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: