+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь , 18:55

Уфа яңаруын дәвам итә

Бүген Уфада эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Калинин районындагы Нефтехимиклар паркында булды. Төзекләндерүнең икенче чираты кысаларында анда парк янындагы өч скверны тәртипкә китерәләр.

Уфа яңаруын дәвам итә
Уфа яңаруын дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның июнендә төбәк җитәкчесе башлангычы белән Нефтехимиклар паркы территориясен реконструкцияләү һәм төзекләндерү буенча күләмле проект төгәлләнде. Аның тарихи йөзен саклап калу өчен керү урынында хәтта табигый таштан биек колонналы арканы тергезгәннәр.

Хәзер төзүчеләр парк янындагы территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнә. Инде 6 800 данә юл һәм тротуар бордюрлары урнаштырылган, 5,77 мең кв. м юл һәм 1,5 мең кв. м тротуар асфальтланган, тагын 12,5 мең кв. м тротуар плитәсе җәелгән, 70ләп төп агач утыртылган, инженерлык коммуникацияләре салынган һәм яктырту системалары урнаштырылган. Чиратта - кече архитектура формаларын сатып алу һәм урнаштыру. Объектның әзерлеге - 90 процент.

Подрядчы оешма вәкилләре хәбәр иткәнчә, объектта көн саен 20 кеше һәм 5 берәмлек техника эшли. Төзекләндерүне ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Шәһәр халкы Башкортстан Башлыгы белән сөйләшкәндә бөтен гаилә белән рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булган искиткеч киңлек өчен рәхмәт белдерде.

Нефтехимиклар Мәдәният сарае каршындагы Ильич скверындагы атаклы фонтанга аерым игътибар бирелә. Биредә төзүчеләр фонтан касәсен һәм насос камерасын әзерләгән диярлек, инженерлык коммуникацияләрен яңартканнар. Яңа фонтан заманча булачак, матур яктыртылачак, ә үзәк агымның биеклеге дүрт метрга җитәчәк. Бу объект буенча эшләрне 2025 елның җәенә тәмамларга планлаштыралар.

Радий Хәбиров шулай ук шәһәр җитәкчелеге һәм подрядчы оешма вәкилләре белән мәдәни мирас объектын – Первомайская урамындагы «Җиңү» кинотеатрын реконструкцияләү барышы турында фикер алышты. Планда - тарихи фоторәсемнәр нигезендә фасадларның төсләрен тергезү. Шул ук вакытта проект фасадларның гамәлдәге композицион алымнарын үзгәртүне күздә тотмый. Һәйкәлне саклау өчен фундамент һәм диварлар ремонтланачак, түбә элементларының бер өлеше яңартылачак, декоратив элементлар чистартылачак, керү төркеменең югалган элементлары, баскыч киртәләре һәм интерьерның тарихи кыйммәтле элементлары торгызылачак. Шул ук вакытта объектны заманча шартларда файдалану өчен җайлаштырачаклар, шул исәптән лифт, өстәмә баскычлар һәм япмалар, заманча инженерлык җиһазлары урнаштырачаклар. Эшләр тәмамлангач, биредә яшь тамашачы театры урнашачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: