+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 сентябрь , 20:40

Муниципалитетлар җитәкчеләре постларыннан ни өчен китә?

Әлеге хәлне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә аңлатты.

Муниципалитетлар җитәкчеләре постларыннан ни өчен китә?
Муниципалитетлар җитәкчеләре постларыннан ни өчен китә?

Республика җитәкчесе хакимият вакуумы барлыкка килү ихтималлыгы булмаячагын ассызыклады.

– 6-8 сентябрьдә республикада урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар узды. Узган атнадан башлап муниципалитетларда яңа сайланган депутатлар Советларының беренче оештыру утырышларын уздыру процессы башланды. Кануннар нигезендә муниципаль берәмлек хакимияте башлыгының хезмәт контракты аны билгеләү турында карар кабул иткән урындагы үзидарәнең вәкиллекле органы вәкаләтләре чоры тәмамлану белән бетә. Шуңа бәйле рәвештә бездә 50гә якын шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары үз вәкаләтләрен тапшырдылар, - диде Радий Хәбиров. - Шуның белән бергә киңкүләм мәгълүмат чараларында теге яки бу башлыкның үз вазыйфасыннан китүе турында мәгълүмат барлыкка килә башлады. Ассызыклыйм: беркем дә үз вазыйфаларыннан китми.

Әйе, без билгеле бер кадрлар эше алып барабыз. Муниципалитет башлыкларының ниндидер кечкенә өлеше төрле сәбәпләр аркасында – пенсия яшенә җитү, сәламәтлек торышы буенча чыннан да китә. Әмма җитәкчеләрнең күпчелеге депутатлар игълан иткән конкурста кабат катнашачак. Бу чорда аларның вәкаләтләрен хакимият башлыгының гамәлдәге урынбасарлары башкарачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: