+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 сентябрь , 19:42

"Курск өлкәсенә ярдәмегез өчен рәхмәт!.."

Курск өлкәсе губернаторы Радий Хәбировка һәм Башкортстан халкына рәхмәт белдерде.

"Курск өлкәсенә ярдәмегез өчен рәхмәт!.."
"Курск өлкәсенә ярдәмегез өчен рәхмәт!.."

Курск өлкәсе губернаторы Алексей Смирнов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм республика халкына Украинаның террорчылык һөҗүме белән бәйле рәвештә төбәккә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Курск өлкәсенең күп кенә халкы эвакуацияләнергә мәҗбүр булды. Кешеләр катлаулы тормыш хәлендә калды, якыннарын, торакларын югалтты. Мин ышаныч белән әйтә алам: Русия Федерациясенең барлык субъектлары безне кайгырта, безнең проблемаларны үзләренеке кебек кабул итә. Безнең балаларыбызны, гаиләләребезне үз туганнары кебек каршы ала. Курск өлкәсенә көн саен гуманитар ярдәм килә. Без ярдәмегез өчен бик рәхмәтле! Бу ярдәм – уртак җиңүгә юлның мөһим өлеше! Сезнең һәм Башкортстанда яшәүчеләрнең күрсәткән ярдәме бәһасез. Ышанам, без бергәләп барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз, тагын да көчлерәк булачакбыз һәм җиңәчәкбез", - диелә Башкортстан Башлыгы адресына килгән хатта.

Исегезгә төшерәбез, 8 августтан республикадан Курск өлкәсенә 51 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде. Аны җыю ноктасы «Йәшлек Хаус» яшьләр пространствосы базасында оештырылды. Ул эш көннәрендә 10:00дән 18:00гә кадәр эшли. Монда көзге-кышкы чор өчен кием-салым һәм аяк киеме алып килергә мөмкин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: