+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
1 октябрь , 11:35

Елның электораль циклына йомгак ясалды

30 сентябрьдә Уфада Башкортстанда электораль цикл нәтиҗәләре буенча "түгәрәк өстәл" узды.

Елның электораль циклына йомгак ясалды
Елның электораль циклына йомгак ясалды

Аны Башкортстан Башлыгы грантлар фонды ярдәмендә төбәк Иҗтимагый палатасы һәм Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе белән берлектә оештырдылар.

Чарага республиканың 69 муниципаль Иҗтимагый палатасы рәисләре чакырылган иде. Алар барысы да узган елның көзеннән башлап җәмәгать күзәтүчеләре, күзәтүче-блогерлар сыйфатында сайлау кампаниясендә катнашты, кайберләре участок сайлау комиссияләре әгъзалары иде, кемдер муниципалитетларда җәмәгатьчелекнең күзәтү процессын оештырды. Бу Башкортстанга илнең 83 субъекты арасында сайлауларга җәмәгать контроле дәрәҗәсе буенча лидерлар бишлегенә керергә мөмкинлек бирде. Бердәм тавыш бирү көне 6-8 сентябрьдә узды.

Чараны төбәкнең Иҗтимагый палатасы рәисе, республика Башлыгы каршындагы БАГСУ ректоры Данияр Абдрахманов ачты. Ул искә төшергәнчә, 15-16 августта Уфада иҗтимагый күзәтүчеләрнең республика форумы узды. Форум эше барышында БАГСУ базасында күзәтүчеләр өчен сайлау процессын оештыруның һәм күзәтүчеләр эшенең хокукый нигезләре буенча укулар оештырылды.

"Бәйсез иҗтимагый мониторинг" ассоциациясе рәисе (Мәскәү шәһәре) Александр Брод бу елгы сайлау кампаниясенең һәм тавыш бирүнең барышын күзәтү буенча төбәк Иҗтимагый штабы эшенә югары бәя бирде.

Шул ук ассоциациянең федераль координаторы, "Синергия" корпорациясе (Мәскәү) проектлары җитәкчесе Алексей Песков русиялеләрнең җәмәгать контроле һәм гражданлык активлыгы өлешендә быелгы Бердәм тавыш бирү көненә йомгак ясады.

- Тавыш бирү барышында бер генә сигнал яисә стандарт булмаган очрак та җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмады. Әзерлекле күзәтүчеләрнең һәм экспертларның оператив реакциясе ярдәмендә хәлгә хокукый бәя бирергә мөмкин булды, - диде ул.

Сәламләү сүзе белән төбәкнең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов чыгыш ясады. Ул иҗтимагый күзәтүчеләргә нәтиҗәле, конструктив эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаулар барышына иҗтимагый контроль турында төбәк Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, республикада сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исаргакова сөйләде.

- Иҗтимагый контроль - республика һәм муниципаль иҗтимагый палаталарның төп функциясе, шуңа күрә, әлбәттә, без барыбыз да сайлауларны күзәтүгә максималь җәлеп ителдек, - диде ул. - Республика зур, 3 миллионга якын сайлаучы. Тавыш бирүнең өч көнендә дә иҗтимагый күзәтүчеләр эшләде. Күзәтүче-блогерлар хроника алып барды һәм социаль челтәрләрдә 16 меңнән артык пост урнаштырды. "Бәйсез иҗтимагый мониторинг" порталына күзәтүчеләр 25 меңнән артык хәбәр юллаган. Бөтен бу контент республиканың сайлау участокларындагы картинаны реаль чагылдырды. Чыннан да, зур эш башкарылды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: