+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
7 октябрь , 22:45

Күпполярлыкка тенденция көчәячәк

«Русия формалашучы күпполярлы дөньяда: киләчәкне аңлау» халыкара конференциясе кысаларында «Күпполярлы дөнья төзелешен тергезү: социаль-консерватив караш» дигән пленар утырыш узды.

Күпполярлыкка тенденция көчәячәк
Күпполярлыкка тенденция көчәячәк
Аны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, дөньяны бер гегемон мәнфәгатьләрендә кору омтылышлары һәрвакыт диярлек аның җимерелүенә китергән. Яңа тарих бу кагыйдәне раслый гына. СССР таркалганнан соң Русия көнбатыш державалар белән партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салуга йөз тотты. Әмма гадел хезмәттәшлеккә өметләр тормышка ашмады.

Инде 2007 елда ук Русия Президенты Владимир Путинның атаклы «Мюнхен» нотыгында НАТОны киңәйтү, бер полярлы якын килү һәм башка илләр эшенә тыкшыну проблемалары билгеләнде. Русиянең тышкы сәясәте концепциясе яңадан каралды. Төп бурыч күпполярлы дөньяны ныгыту булды. Халыкара вәзгыять шул ук вакытта кискенләшүен дәвам итте. Махсус хәрби операция башлану бөтен халыкара мөнәсәбәтләр системасының трансформациясен кискен катализацияләде. Русия Президенты билгеләп үткәнчә, "күпполярлыкка тенденция көчәячәк кенә. Моны аңламаучылар оттырачак. Безнең бурыч - бу хәрәкәтне арытаба үстерү".

Глобаль тәртипне үзгәртү, элек тә, хәзер дә кризислар тудырды, әмма шул ук вакытта үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачты.

- Уфа, бу мәгънәдә, киләчәкне аңлау өчен яхшы мәйданчык булып тора. «Многополярный мир: факторы трансформации» доклады авторлары «республиканың Европа һәм Азия тоташуындагы уникаль мәдәни-кыйммәтле коды Евразия киләчәгенә уйланылган караш эшләү өчен кирәкле шартлар тудыра», - дип ассызыклады Андрей Назаров. - Хәзер Башкортстан халыкара интеграцион форматларны – Евразия икътисади берлеген, Шанхай хезмәттәшлек оешмасын һәм БРИКСны гамәлгә ашыруда актив катнаша. Әйтик, 2015 елда Уфада БРИКСның VII саммиты узды, аның нәтиҗәләре буенча «Уфа декларациясе» кабул ителде.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25150/


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: