+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 октябрь , 20:26

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән республика Башлыгы Хакимиятенең социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы итеп Дмитрий Черенков билгеләнде.

Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Черенков Дмитрий Анатольевич 1978 елның 27 мартында Уфада туган. Башкорт дәүләт педагогия институтын, Урал дәүләт икътисад университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1996 елда башлаган, коммерция структураларында эшләгән.

2005-08 елларда - республика Мәҗбүри медицина иминияте фондының компьютерлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең әйдәүче белгече, баш белгече, өстәмә дарулар белән тәэмин итү буенча баш белгече, мәгълүматны саклау буенча баш белгече;

2008-12 елларда - «Региональ үсеш банкы»ның мәгълүмати хәвефсезлек бүлеге башлыгы, идарәнең мәгълүмати-аналитик бүлеге җитәкчесе;

2012-24 елларда - милли сәясәтне гамәлгә ашыру һәм иҗтимагый институтлар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең баш консультанты, Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең аналитик мониторинг бүлеге мөдире, социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләде.

Салават Юлаев ордены кавалеры.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: