+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 октябрь , 23:29

Башкортстан һәм Казахстан: спорт, мәдәният һәм туризм

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы чараларында катнашу өчен төбәккә килгән Казахстанның туризм һәм спорт министры Ербол Мырзабосынов белән очрашты.

Башкортстан һәм Казахстан: спорт, мәдәният һәм туризм
Башкортстан һәм Казахстан: спорт, мәдәният һәм туризм

Башкортстан Башлыгы министрга визиты өчен рәхмәт белдерде һәм Казахстан белән хезмәттәшлекне ныгытуның мөһимлеген ассызыклады.

- Форумга безгә дус булган 20дән артык дәүләтнең спорт ведомстволары җитәкчеләре килде. Башкортстанда аларның делегацияләр кабул итү - безнең өчен зур мәртәбә, – диде Радий Хәбиров. - Казахстан – безгә тугандаш республика. Безнең бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, без даими рәвештә Казахстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Күптән түгел Башкортстан спортчылары Казахстанда Күчмә халыкларның 5нче Бөтендөнья уеннарында милли җыелма команда составында лаеклы чыгыш ясады. Сезнең атлетлар да безгә килә һәм төрле спорт ярышларында чыгыш ясый.

Очрашуда төбәк Башлыгы Башкортстан һәм Казахстан вәкилләре катнашлыгында уртак халыкара ярышлар проектын эшләргә тәкъдим итте. Төбәк җитәкчесе Башкортстанның Спорт министрлыгына бу өлкәдә конкрет тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Республика Башлыгы шулай ук Казахстан вәкилләрен 16 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк самбо көненә багышланган спорт чараларында катнашырга чакырды.

Ербол Мырзабосынов Башкортстан халкын Уфаның 450 еллыгы белән котлады.

– Нәкъ менә шушы вакытта Башкортстанның «Русия - спорт державасы» масштаблы форумын кабул итүе символик мәгънәгә ия. Бу тәҗрибә уртаклашу һәм физик культура һәм спортны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булды, - диде Асбол Мырзабосынов. - Без төбәктә мондый чаралар уздыру һәм спорт белән шөгыльләнү өчен искиткеч шартлар булдырылганын күрдек.

Кунак Башкортстан белән уртак ярышлар үткәрү инициативасын да хуплады.

– Безнең халыкларны уртак тарих, мәдәният һәм традицияләр, шул исәптән спорт традицияләре берләштерә, – дип ассызыклады Асбол Мырзабосынов. - Ышанам, без төрле дисциплиналар буенча үзара бәйләнеш нокталарын таба һәм мондый турнирның форматын билгели алачакбыз.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: