+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 октябрь , 13:57

Башкортстанда сәнәгать үсеше темплары яхшы

17 октябрьдә Уфада Русия Президенты Владимир Путин белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эшлекле очрашуы үтте. Анда республиканың социаль-икътисади үсеше, махсус хәрби операциягә ярдәм мәсьәләләре тикшерелде.

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

– “Русия – спорт державасы” форумын безнең Башкортстанда үткәрү карары өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Бу республикада спорт үсешенә этәргеч бирәчәк, чөнки безнең илдә спортка зур игътибар бирелүен күрәбез. Без спорт объектлары төзелешен ахырына кадәр җиткерәчәкбез, тагын төзиячәкбез. Безнең уртак бурычлар турында сөйләсәк, республиканың төп бурычы – махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Барысы да шуның өчен эшләнә. Беренче бурыч – ул, әлбәттә, безнең егетләргә, безнең сугышчыларга ярдәм итү. Владимир Владимирович, 18 сентябрьдә Сез якташыбыз, лейтенант Суфияровка үлгәннән соң "Русия Герое" исемен бирдегез. Мондый югары бәягез өчен зур рәхмәт! – диде Радий Хәбиров.

Арытаба сөйләшү яуда җәрәхәтләнгән егетләрне тернәкләндерү, алар өчен махсус коляскалар, протезлар җитештерүче предприятиеләрне субсидияләү, ЛХРда Башкортстан шефлыкка алган Красный Луч шәһәрен төзекләндерү, икътисадта дөньяның яңа базарларын эзләү, Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Кытай белән кооперация булдыру турында барды.

Президент Владимир Путин республикада авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеге белән кызыксынды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, җәй уртасындагы койма яңгырларга карамастан, безнең аграрийлар 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алуга иреште. Шикәр чөгендеренең уңышы мул, майлы культураларны суктыру дәвам итә. "Быел бездә сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы үсеше индексын арттырырга мөмкинлекләр бар. Без гомумдәүләт проектларының барлык бурычларын өлешләргә бүлдек. Мәгариф өлкәсендә дә, медицина өлкәсендә дә алар тулысынча үтәлә", - диде республика Башлыгы.

Читайте нас: