+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 октябрь , 19:58

Радий Хәбиров Владимир Якушев белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Бердәм Русия” партиясе Генераль советы секретаре вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы, ил Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Владимир Якушев белән очрашты.

Радий Хәбиров Владимир Якушев белән очрашты
Радий Хәбиров Владимир Якушев белән очрашты

Төбәк җитәкчесе Региональ бүлек эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм перспективалары турында сөйләде. Эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Ярдәм күрсәтүгә «Бердәм Русия»нең 2 меңгә якын волонтеры җәлеп ителгән.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция ветераннары республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнаша. Әйтик, бу елның сентябрендә узган урындагы үзидарә органнарына сайлаулар нәтиҗәләре буенча мандатларны СВОның 35 катнашучысы алды.

Радий Хәбиров Владимир Якушевны 16 ноябрьдә Уфада узачак партиянең төбәк бүлеге конференциясендә катнашырга чакырды. Бу көннәрдә төбәк башкаласында шулай ук «Русия Za самбо» партия проекты кысаларында Бөтенрусия форумы һәм спорт турниры узачак.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе очрашуның төп нәтиҗәләре турында сөйләде.

- «Бердәм Русия»нең Башкортстан бүлеге эше турында фикер алыштык. «Бердәм Русия» тарафдарлары саны буенча, бездә үсеш күзәтелә, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Без агымдагы елның 16 ноябрендә Башкортстанда партиянең беренчел оешмалары конференциясен уздырырга тәкъдим иттек. Моннан тыш, бу көнне Русиядә Самбо көне билгеләп үтеләчәк. Шуңа күрә республикада зур турнир оештырырга ниятлибез. Очрашуда шулай ук партия активистларының социаль челтәрләрдә халык белән диалогын үстерү турында килештек. Бу эшкә без бик җитди игътибар бирәчәкбез.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: