+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 ноябрь , 09:12

Уңышлы дүртьеллык булды ул!

Тәтешле районында башланган халык өчен уңай эшләрнең арытаба дәвам итәчәгенә ышаныч зур

Уңышлы дүртьеллык булды ул!
Уңышлы дүртьеллык булды ул!
Фәнүр Шәйхисламовның Тәтешле районы хакимияте башлыгы вазыйфасына тәгаенләнүенә дүрт ел тулды. Бу чор Фәнүр Рәфис улының тормышында гына түгел, ә район һәм район үзәге Югары Тәтешле авылы өчен дә зур үзгәрешләр чоры булды.

Зөһрә Рәкыйпованың 2022 елда дөнья күргән “Югары Тәтешле. Вакыт аша фотосәяхәт” дигән фотоальбомын карап утырганда, район үзәгендәге матур үзгәрешләрне исәпкә алсаң, бу дүртьеллык – җиде, хәтта унъеллыкка торырлык дигән нәтиҗә ясадым.

“Тәтешле хәбәрләре” гәзитенең 2022 елның 28 октябрь санында дөнья күргән “Матур үзгәрешләр” дигән мәкаләмдә мин Фәнүр Шәйхис­ламовның район хакимияте башлыгы вазыйфасында ике ел эшләү дәверендә гамәлгә ашырылган яңалыклар турында сөйләгән идем. Аннан соң тагын ике ел узды һәм уңай үзгәрешләр ике генә түгел, өч тапкыр артты. Тәтешледә тормыш куәтле чишмә кебек бәреп тора һәм илне индустрияләштерү чорындагы Совет бишьеллыкларын хәтерләтә.
Күптән түгел чираттагы очрашуыбызда Фәнүр Рәфис улы безгә “Югары Тәтешле. Вакыт аша фотосәяхәт” фотоальбомын яңартырга тәкъдим итте.
Корабның уңышлы сәфәре 80 процентка ка
питанның эшенә бәйле. Хакимият башлыгын район дигән зур корабның капитаны дип күзаллыйм. Иманым камил, Тәтешле районы корабы дөрес юнәлештә бара һәм үзенә йөкләтелгән бурычларны уңышлы үти.

Очрашу вакытында Фәнүр Рәфис улы киләчәккә планнары белән уртаклашты. Димәк, матур үзгәрешләр арытаба да дәвам итәчәк, дип куандым мин. Җәйге айларда Тәтешлегә республиканың төрле районнарыннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар килә. Алар барысы да Тәтешле халкы уңайлы шартларда, матур яши, ди. Безгә, районда яшәүчеләргә, мондый бәяне ишетү бик күңелле.
Дүрт елда нәрсәләр эшләнде соң?

Безнең һәркайсыбыз табигатьне ярата. Ә аның төп матурлыгы – яшеллек: агачлар, куаклар һәм чәчәкләр... “Яшел Башкортстан” проекты кысаларында район үзәген урап узучы олы юл буенда агачлар утыртылды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм үзәк район дәваханәсе алдында – “Спортчылар аллеясы”, район мәгариф идарәсе янында – “Педагог­лар аллеясы”, Заречная урамында – “Эшкуарлар аллеясы”, Бәрмеш буасы буенда – “Очрашулар аллеясы”, Югары Тәтешле авыл хакимияте бинасы янәшәсендә – “Нефтьчеләр аллеясы”, Гали Чокрый исемендәге гимназия янында – “Укытучылар аллеясы”, “Тәтешле юкәләре аллеясы” район үзәгенең күркәм бизәкләренә әверелде. Мәдәният сарае тирәсендәге һәм Үзәк урамдагы яңа фонарьлар район үзәгенә ямь өстәде. Утыртылган барлык агачлар да үсеп китсә, Тәтешлебез чәчкә атучы гөлбакчага әвереләчәк.

Соңгы елларда район үзәге шактый үсте. Яңа урамнар барлыкка килде. Халык саны сизелерлек артты. Бу шатландыра, әлбәттә. Шул ук вакытта район үзәгендә эчәр су җитми башлады. Бу мәсьәләне хәл итәргә электәнрәк тә омтылып карадылар. Ләкин хәл үз­гәрмәде. Җәйге эссе чорда тәүлек буе краннардан бер тамчы да су таммаган вакытлар да булды. Монда да Фәнүр Рәфис улының тәгаен сүзе ярдәм итте. Ике урында су алу урыны төзелде. Урамнардагы искергән торбалар яңартылды. Иң мөһиме – район хакимияте башлыгының тырышлыгы белән бу эшләрне башкарып чыгу өчен акча табылды. Нәтиҗәдә, 1923-24 елларның җәендә район үзәге халкын эчәр су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады. Менә, ичмасам, тәгаен эш!

Соңгы дүрт елда юллар төзүдә байтак эш башкарылды. Урамнарга асфальт түшәү дәвам итте. Район үзәгендәге олы урам зур үзгәрешләр кичерде. Ленин һәм Әнгам Атнабаев урамнарында асфальт яңар­тылды. Ленин урамында тротуар киңәйтелде һәм аңа асфальт салынды. Әнгам Атнабаев урамында тротуар юк иде. Хәзер исә бу урамны да асфальт түшәлгән тротуар бизи. Ленин һәм Совет урамнарын Кальтәү юлы белән тоташтыручы тыкрыкка шулай ук асфальт түшәлде. Гали Чокрый исемендәге гимназия янында Ленин һәм Совет урамнарын тротуар белән тоташтыру җәяүлеләр, аеруча укучы балалар өчен зур куаныч булды.
Ниһаять, “Красное и белое” кибете белән “Мостафа” сәүдә үзәге арасы асфальтланды һәм биредәге күл­ләвекләр кипте. Минимаркеттан “Әбүзәр” кибетенә, шулай ук “Знамя” кинотеатрыннан “Яшьлек” кибетенә кадәр тротуарларга асфальт түшәлде. Беренче карашка болар барысы да вак мәсьәлә кебек. Ләкин шушы юллардан көн саен йөрүче, шушы мәктәптә укучы, кибетләр хезмәтеннән файдаланучы халык, балалар, пенсионерлар өчен бу бик мөһим. Чөнки тормышыбыз вак-төякләрдән тора бит.

Район үзәге Югары һәм Түбән Тәтешле авылларыннан тора. Соңгы елларда алар бер-берсенә якынайды. Арада комташ түшәлгән юл салынды һәм берничә урында тимер күперләр урнаштырылды.
Җәяүлеләргә хәвефсез юл шартлары тудыру хәстәре күрелә. Район үзәгендәге иң зур юл чатында һәм сәүдә предприятиеләре алдындагы мәйданда тротуарларны автомобиль юлларыннан аерып торучы тимер киртәләр куелды. Киләчәктә мондый тимер киртәләр Үзәк универмаг, “Уют” сәүдә йорты һәм “Алисс” сәүдә комплексы янында да куелыр, дип ышанабыз. Әлегә Үзәк базарда да хәл итәсе мәсьәләләр байтак. Җәйге эсседәге тузан болытлары, яңгырлы көннәрдәге күлләвекләр базарга һич кенә дә ямь өстәми.

Район үзәгендәге биналарның тышкы күренешен яхшырту җәһәтеннән дә күп эш башкарыла. Якын арада Үзәк универмагны һәм “Знамя” кинотеатрын бизәү буенча эшләр тәмамланачак.
Район үзәгендә балалар спортын һәм ялын оештыруга игътибар артуны да билгеләп үтәргә кирәк. “Нефтьчеләр поселогы” микрорайонында һәм Ленин урамындагы күпфатирлы йорт ихатасында балалар өчен спорт һәм ял мәйданчыклары төзелде. Микрорайондагы балалар мәйданчыгы белән янәшәдә күпфункцияле зур спорт комплексы эшли. Анда баскетбол, кул тубы һәм волейбол ярышлары үткә­рергә мөмкин. Шушы көннәрдә Фок һәм хоккей корты янәшәсендә күп­профильле спорт комплексы ачылды.

Тәтешленең йөзен уңай якка үзгәрткән тагын ике объект турында әйтеп үтмәсәм, мәкаләм тулы булмас кебек. Аларның берсе – Бәрмеш елгасындагы буа. Электән “бака күле” буларак кына даны таралган сазлык чын мәгънәсендә район үзәгенең визит карточкасына әверелде. Кышкы һәм җәйге фонтаннар аңа аеруча матурлык өсти. Хәзер без кунакларыбызны махсус рәвештә Бәрмеш буасына алып барабыз. Яшьләрне һәм өлкән буынны үзенә тартып торучы тагын бер объект – Физкультура-сәламәтләндерү комплексы артындагы “Сәламәтлек сукмагы”. Кайчандыр хуҗасыз калып, чүплеккә әйләнеп барган каен урманы соңгы елларда халыкның күпләп ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урынына әверелде.

Район китапханәсе озак еллар дәвамында зур бәхәсләр тудырып торды. Чөнки аны заманында поликлиника проекты буенча төзегәннәр. Китапханәчеләргә анда эшләү зур кыенлыклар тудыра иде. Китапханәне авыл читендә Гагарин һәм Комсомол урамнары киселешендә урнашкан элекке балалар музыка мәктәбе бинасына күчереп, бинаны сүтеп ташлау проекты да бар иде хәтта. Чөнки мондый зур объектны үзгәртеп кору өчен, гадәттә, акча табылмый. Ләкин “кем эзли, шул таба!” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Район хакимияте тырышлыгы белән спонсор табылды һәм акча бүленде. Бүгенге көнгә бинаның түбәсе яңартылды, стеналары тышкы яктан заманча материаллар белән йөзләнде. Бүген эчке эшләр бара. Хәзер китапханәбез, янындагы Әнгам Атнабаев һәйкәле белән берлектә, Тәтешленең тагын бер визит карточкасы булып тора.
Районда яшь буынга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе шулай ук игътибар үзәгендә. 2023-24 елларда Гали Чокрый исемендәге гимназиягә, район үзәгендәге 2нче урта мәктәпкә, Түбән Балтач урта мәктәбенә капиталь ремонт үткәрелде. Бу мәктәпләрнең җиһазландырылуы заман таләп­ләренә тулыс­ынча җавап бирә. Хәтта шәһәр­ләрдәге күп мәктәпләр көнләшерлек!
Яңа Тәтешле авылында урнашкан Башкортстанның Удмурт мәдәни-тарихи үзәген капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча да зур эш бара.

Район үзәгендә һәм авылларда урамнарны яктырту уңаеннан да эш бара. Түбән Тәтешледән Уразгилде авылына кадәр Пермь – Уфа юлының район үзәген урап үтүче өлешенә яктырткычлар урнаштырылды. Хәзер Тәтешле төннәрен, зур шәһәрләрне хәтер­ләтеп, күзләрне якты утлар белән иркәли. Әйткәндәй, бу трасса Яңа Тәтешле авылында Удмурт мәдәни-тарихи үзәге тирәсендә дә яктыртыла. Кыска гына вакытта мондый зур үзгәрешләрне тормышка ашыру Башкортстан Башлыгы, республика Хөкүмәте, “Башнефть” һәм “Лукойл” компанияләренең, республика һәм район оешмаларының ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Әлбәттә, бер мәкаләдә генә районда тормышка ашырылган барлык зур һәм зур булмаган эшләр турында сөйләп бетерү мөмкин түгел. Иң мөһиме, алар бар һәм район халкы тормышын уңайлы итәләр. Шушы көннәрдә Фәнүр Шәйхисламов тагын дүрт елга район хакимияте башлыгы итеп сайланды. Димәк, районда башланган зур эшләр арытаба да дәвам итәчәк. Без Фәнүр Рәфис улын ихлас котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Вадим Шәйхелисламов,
мәгариф ветераны.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: