Күптән түгел Туймазы районы хакимияте башлыгы итеп сайланган Булат Мусинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Булат Мирзәлифович, муниципалитет башлыгы вазыйфасына нинди уй-ниятләр белән керештегез? Район һәм кешеләр белән танышу ничек бара? Беренче тәэссоратлар нинди? Район турындагы күзаллауларыгыз чынбарлык белән туры килдеме?
– Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгында хезмәт салганда Туймазы предприятиеләре белән ныклап танышып, тыгыз элемтәдә эшләдек һәм бу яктан уңай фикер туган иде инде. Уфада машина төзү колледжын җитәкләргә туры килгәч, республикада әлеге юнәлештә эшләүче биш уку йорты арасыннан Туймазы индустриаль колледжының никадәр әзерлекле һәм матди-техник базасының никадәр ныклы булуын күрдем, педагоглар коллективының тәҗрибәлелеген, биредә яхшы традицияләр туплануын тойдым.
Ә Туймазыга эшкә килгәч инде һәр көнем – яңа ачыш. Туймазының республикада һәм Русиядә иң төзек шәһәрләрнең берсе дигән даны бар. Элекке эшем буенча еш кына Үзәк, Идел буе, Урал федераль округлары шәһәрләренә барырга туры килә иде. Тула, Калуга, Түбән Новгород, Бөек Новгород, Екатеринбургта һәм башка төбәкләрдә булдым. Туймазы исә алардан һич тә калышмый. Чыннан да, иҗтимагый киңлекләр – мәйданнар, парклар, урамнар, ихаталар төзек. Яше-карты аларда кинәнеч һәм шөгыль таба. “ТуймазыАрена” искиткеч тәэссоратлар калдырды. Болар барысы да – туймазылыларның һәм идарә командасының зур хезмәте нәтиҗәсе. Сәнәгатьчеләр, аграрийлар, теплицачылар, халык бердәм дип исәплим. Биредә инициативалы кешеләр яшәве күренеп тора. Алар белән берлектә тагын да күбрәк мәсьәләләрне хәл итү мөмкин булачак дип исәплим.
Ә фактлар шуны сөйли: Туймазы – республиканың сәнәгать үзәге статусын йөртүче районнарның берсе. Химия, нефть химиясе, машина төзү предприятиеләре яхшы күрсәткечләргә ирешә. Торак төзү буенча район – лидерлар бишлегендә.Соңгы ике елда гомумдәүләт проектлары буенча 6 иҗтимагый территория һәм “Башкортстан ихаталары” республика программасы буенча өч ихата төзекләндерелгән, юллар ремонтланган.
Ә иң мөһиме – биредә үзләренең кече ватанын, республиканы, илебезне яратучы, эшсөяр һәм кунакчыл кешеләр яши. Алар – чын патриотлар. “Маскита” һәм “Җиңүне үрәбез” клублары волонтерларына көн саен якташ сугышчыларыбыздан йөзләгән рәхмәт сүзләре килә.
Минем өчен бу вазыйфага тәгаенләнү – Туймазы районында яшәүчеләр алдында зур җаваплылык. Уртак тырышлык белән муниципалитетның арытаба социаль-икътисади үсешен тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәрбез дип ышанам.
– Муниципалитетны үстерү буенча планнарыгыз нинди һәм аның арытаба үсешен кайсы юнәлештә күрәсез? Сезнеңчә, иң элек игътибар бирелергә тиешле мәсьәләләр нинди?
– Район авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били. Бу күрсәткеч – елына 10 миллиард сумнан артык. Һәм биредә яшелчәләрне, ашлыкны тирәнтен эшкәртү юнәлешен үстерү дөресрәк булачак. Моның өчен эшкәртүнең җитештерүчедән сатып алучыга кадәр тулы циклы булган агросәнәгать паркын үстерү максатка ярашлы булачак. Биредәге уңайлы рекреация-ялны оештыру ресурслары туризм һәм кунакчыллык индустриясенә инвестицияләү мөмкинлеге бирә.
– Муниципалитетта нинди республика программалары гамәлгә ашырыла?
– Районда халыкның тормыш-эшчәнлегенең барлык төрләренә кагылышлы 26 муниципаль программа гамәлгә ашырыла. Аларга муниципаль берәмлекләрдә ихата территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча “Башкортстан ихаталары”, Республика максатлы инвестицион программасы буенча объектлар төзү, “Чиста су” федераль проекты ярдәмендә Райман авылына су үткәрү, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү чараларында катнашу һәм башкалар керә.
Туймазылылар социаль эшкуарларга һәм 25 яшькә кадәрге малтабарларга грант ярдәме бирү буенча һәм туризм индустриясе субъектларын субсидияләү программаларында катнаша. Өстенлекле, шул исәптән импортны алмаштыру буенча, инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы инвесторлар сәүдәләшү үткәрмичә җир участокларын алу яисә инфраструктура булдыру чыгымнарының бер өлешен кайтару төрендә ярдәм механизмнарыннан файдалана, республиканың Сәнәгатьне үстерү фондыннан ташламалы займнар ала.
– Сезнеңчә, Туймазы районын башка төбәкләрдән аерып торучы үзенчәлекләр нинди?
– Туймазы – сан-күләм һәм икътисади мөмкинлекләр буенча республиканың бишенче районы, биредә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы үсешкән. Бүген район бик күп күрсәткечләр, шул исәптән сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм торак төзү буенча республикада алдынгы урыннарны били. Озак еллар дәвамында район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча алдынгылыкны бирми, биредә җитештерелгән продукция республикадан читтә дә киң билгеле. Болар – Туймазы яшелчәчеләре, “САВА”, “Самирель” бренды, “Листгартен” сыры, “Злак”та җитештерелүче икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм башкалар.
Русиядә беренче мебель кластеры оештыру районның тагын бер үзенчәлеге булып тора. Аңа биш предприятие – “Корона”, “Амик”, “Велес”, “Апогей” мебель фабрикалары җәмгыятьләре, шәхси эшкуар Р. Р. Рәхмәтуллина керә. “Мастер” Туймазы сәнәгать технопаркын да атап үтәргә кирәк.
Районда көчле эшкуарлык берләшмәсе, коммерция карамагында булмаган актив сектор оешкан һәм алар мөһим проектларны гамәлгә ашыра. Әмма кеше потенциалы, актив һәм эшсөяр халык иң мөһиме булып кала, алар көче белән район бүген күп күрсәткечләр буенча республикада алдынгы позицияләрдә бара.
– Үзегезнең команданың эшчәнлек нәтиҗәлелеген ничек бәялисез?
– Район хакимияте коллективы, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре белән танышып киләм, күпләрен моңа кадәр дә белә идем. Районның идарә командасы бердәм, тиз һәм нәтиҗә өчен эшли.
Депутатлар корпусы белән берлектә социаль-икътисади күрсәткечләрне яхшырту, торак пунктларны төзекләндерү, инженерлык һәм социаль инфраструктураны үстерү буенча күбрәк эшләр башкарырга тырышабыз.
Туймазы районында арытаба үсештә булу өчен озак елларга ныклы нигез һәм зур мөмкинлекләр бар. Бергәләп алга баруны дәвам итәчәкбез. Районны, Башкортстаныбызны һәм бөек илебезне ныклырак, баерак һәм көчлерәк итәчәкбез.
– Гаиләгез турында да сөйләп үтегез әле. Якыннарыгыз Сезнең яңа вазыйфага тәгаенләнүегезне ничек кабул итте? Бергәләп нәрсә эшләргә яратасыз? Яраткан эшегез белән шөгыльләнергә вакыт каламы?
– Мин тумышым белән Илеш районының Югары Яркәй авылыннан. Гаиләдә үземнән 7 яшькә өлкәнрәк абыем белән үстек. Туган авылымда 2нче мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт аграр университетында укыдым. Гаиләмдә хатыным белән 3, 7, 12, 16 яшьлек дүрт бала – ике малай, ике кыз үстерәбез. Җәмәгатем дә муниципаль хезмәттә эшли, ул – финансчы.
Гаиләм минем шушы вазыйфага конкурста катнашуымны хуплап кабул итте. Хатыным, балаларым белән бергә кичләрен җыелып, узган көн турында сөйләшү, иртәгәсе көнгә планнар кору гадәткә кергән бездә. Авылга кайтып, әби-бабайга булышырга яратабыз. Әтием исән-сау, кызганычка каршы, берничә ел элек әниемне югалттык. Туган йортта абыемның гаиләсе белән бергәләп җыелабыз.
Гап-гади авыл эшләрен яратып башкарабыз: бәрәңге утыртабыз, печән чабам, утын ярам. Урман-кырларга, су буйларына чыгабыз, миллек, чәчәк, җиләк-җимеш, дару үләннәре җыярга яратабыз. Җәйләрен елгада су коенып, кышларын хуш исле үлән чәйләрен эчеп кинәнеч табабыз.
Ялларда “ТуймазыАрена”га килергә вакыт табарга планлаштырам. Бу, шулай ук, кешеләр белән күрешү, аралашу мөмкинлеге дә. Бирегә балалар йөрүе бигрәк тә ошады. Өлкәннәр дә алардан калышмый. Туймазыда спортның актив үсешүен ассызыклап үтәсем килә.
Мин үзем мәктәпләргә, колледжларга сыйныф сәгатьләренә йөрергә планлаштырам. Укучыларга үзеңдә шәхес тәрбияләү баскычлары, республика икътисады, муниципаль хезмәт турында сөйләргә телим.
Резеда НУРТДИНОВА әңгәмәләште.