-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 декабрь , 15:42

Путинның сигналын Көнбатышта аңлаганнар

«Орешник» баллистик ракетасын кулланылганнан соң, Көнбатыш илләре Русия Президенты Владимир Путинның сигналын кабул иткән һәм расшифровкалаган. Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко «Аргументы и факты» басмасына биргән интервьюсында белдерде.  

Путинның сигналын Көнбатышта аңлаганнар
Путинның сигналын Көнбатышта аңлаганнар

«Без төгәл беләбез, сигнал инде 2025 елның 20 гыйнварыннан соң Украина буенча сәясәтне дә, хәвефсезлек өлкәсендәге сәясәтне дә, Вашингтонның халыкара сәясәтен дә билгеләячәк конкрет кешеләр тарафыннан расшифровкаланган», — дип саный Матвиенко.

Аның сүзләренчә, Путин сигналын Джо Байден командасы гына түгел, АКШның яңа президенты Дональд Трамп командасы да аңлаган һәм кабул иткән.

Русия өр-яңа «Орешник» ракета системасын 21 ноябрьдә кулланды. Ул вакытта Путин ракета Украина территориясендәге Днепропетровскидагы иң эре хәрби объектларның берсенә һөҗүм ясады, дип хәбәр иткән иде. Бу Украинаның еракка ата торган корал белән Русиянең эчке өлешенә һөҗүмнәренә җавап булды.

«Орешник»ны куллану куәте атом-төш һөҗүме белән чагыштырырлык, дип сөйләде Путин. Ул шулай ук «Орешник»тан шартлау эпиүзәгендә «барысы да тузанга әверелә» дип тасвирлады.

Фото: Kremlin Pool / via Global Look Press

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: