Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Вьетнамны Русия һәм Башкортстан белән күптәнге дустанә һәм ышанычлы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Республика Хөкүмәте һәм Вьетнамның Бариа-Вунгтау провинциясе Халык комитеты арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.
Вьетнам Республикасының Екатеринбургтагы Генераль консулы Нгуен Май Фыонг форумга чакырулары өчен рәхмәт белдерде, чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм эшлекле активлыгын билгеләп үтте.
- Башкортстанда 2000 меңнән артык вьетнамлы яши, укый һәм эшли. Алар өчен сезнең республика икенче ватанына әверелде. Ватандашларыбызга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт! Сезнең төбәктә яшәү, шул исәптән бизнес алып бару өчен дә уңайлы шартлар булдырылган. Киләсе елда без Уфада Вьетнам көннәрен уздырырга планлаштырабыз һәм сезнең ярдәмгә өметләнәбез, – дип билгеләде Нгуен Май Хыонг.
Очрашу барышында якларның инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре, әлеге секторны интенсив киңәйтү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук сүз ике ил халкының мәдәни тормышка һәм истәлекле урыннарга, Башкортстан белән Вьетнам арасында туризмны үстерү перспективаларына кызыксынуы турында барды.
Фото: pravitelstvorb.ru