+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
5 декабрь 2024, 09:56

"Кырым соңгы 10 ел эчендә гаять зур үзгәреш кичерде..."

Русия составына кайткач, Кырым икътисади яктан көчле, алга киткән төбәк кенә түгел, ә күрсәткечләрнең тотрыклы үсешен дә күрсәтә. Бу хакта ярымутрауның Уфага Ялта Халыкара икътисади форумына килгән делегациясе вәкилләре сөйләде.

"Кырым соңгы 10 ел эчендә гаять зур үзгәреш кичерде...""Кырым соңгы 10 ел эчендә гаять зур үзгәреш кичерде..."
"Кырым соңгы 10 ел эчендә гаять зур үзгәреш кичерде..."
«Кырым Русиядә: 10 ел» сессиясендә билгеләп үтелгәнчә, бүген субъектның тулай төбәк продукты күләме 730 миллиард сумнан артып киткән – 10 ел эчендә үсеш өч тапкыр! Үз салым һәм салым булмаган керемнәре биш тапкыр арткан һәм 103 миллиард сум тәшкил иткән. 2014 елдан 2023 елга кадәр инвестицияләр күләме ике триллион сум тәшкил иткән, аларның яртысы диярлек – шәхси инвестицияләр.

Кырым Республикасының төзелеш һәм архитектура министры Эдуард Щеголев түбәндәге мәгълүматларны китерде.

- Узган елда 1,2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Ун ел эчендә төрле тармакларда 9 меңнән артык объект төзелде: болар - балалар бакчалары, мәктәпләр, ФАПлар, дәваханәләр. Балалар бакчаларына чират тулысынча бетерелде. 300 чакрым яңа юл төзелде, 4 мең чакрым юл ремонтланды, совет чорыннан бирле ремонт үткәрелмәгән күперләрне төзекләндерәбез. Кырым соңгы ун ел эчендә гаять зур үзгәреш кичерде, - дип белдерде ул.

Кырым Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Анушаван Агаджанян билгеләп үткәнчә, бүген сәнәгать тармагында 62 мең кеше эшли һәм, беренче чиратта, алар искергән производстволарны модернизацияләү белән шөгыльләнә.

- Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәмендә без предприятиеләрне модернизацияләүне уңышлы уздырдык. 2014 елдан Кырым санкцияләр астында, һәм шул вакыттан бирле импортны алмаштыру буенча уңышлы эш алып барыла. Импортны алмаштыру буенча эшләүче предприятиеләр динамик рәвештә үсә, аларның продукциясенә ихтыяҗ зур. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды, - дип билгеләде ул.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас