3 декабрьдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. Сораулар урындагы бал кортларын яклау темасына да кагылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, республика хакимияте урындагы бал кортларын яклау буенча эзлекле рәвештә чаралар күрә.
Башкорт балы – республикабыз бренды, дип еш кабатлыйбыз. Чыннан да, бу буш сүзләр түгел, республиканы хәзер башка өлкәләр дә, чит илләр дә искиткеч балы буенча танып белә. Әмма бүген бу “бренд” җиңел генә бирелми, умартачылар алдында, гомумән, тармак алдында күп проблемалар җыелган. Алар кичекмәстән чишелеш таләп итә. Тик монда умартачылар теләге генә түгел, дәүләт ярдәме дә бик кирәк. Шөкер, республика җитәкчелеге моны таный һәм умартачыларга ярдәм итәргә әзер.
"Туры эфир"да Бөрҗән районыннан умартачы, башкорт кортларының популяциясенә зыян китерүче һәм чит төбәкләрдән кертелүче авыру бал кортларына чик куеп булмасмы, дип кызыксынды.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров мәсьәләне төбәкнең авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахмановка юллады. Ул, үз чиратында, төбәккә бал кортларын законсыз кертмәү буенча “Бал корты” операциясе узуын ассызыклады. Һәм ул нәтиҗәләр бирә. Эш дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, “Бал корты” операциясе - төбәккә бал кортларын законсыз рәвештә кертүгә юл куймас өчен оештырыла, чөнки чит төбәкләрдән китерелгән бал кортлары белән төрле авырулар таралуы ихтимал. Моны булдырмас өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсе, Ветеринария буенча дәүләт комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе белгечләре белән берлектә төрле чаралар оештырыла. Кырмыскалы районы биләмәсендә узган чираттагы рейдта киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.
Башкортстан Республикасының Ветеринария буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Раян Шаһимөхәммәтов ассызыклавыннча, Башкортстан - бал җитештерү буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар исемлегендә. Гомумрусия күләмендә республикабызның өлеше 10,5 процент тәшкил итә. Умартачылыкны үстерү төбәк программасын тормышка ашыру чикләрендә товар балын җитештерү безнең төбәктә 10 процентка арткан. Үткән елда республикада ул 5900 тонна җитештерелгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 116,1, крестьян-фермер хуҗалыкларында — 600, авыл халкы тарафыннан 5184 тонна бал җыеп алынган. Бу ел башына алынган статистик мәгълүматлар буенча, республиканың барлык төр хуҗалыкларында 284 мең бал корты гаиләсе исәпләнә.
"Умартачылык — авыл хуҗалыгында иң мөһим тармакларның берсе. Ә хуш исле, искиткеч тәмле һәм файдалы башкорт балы, чын мәгънәсендә, республикабызның визит карточкасына әверелде. Аның сыйфаты киләчәктә дә шик уятырлык булырга тиеш түгел. Шуңа, башка тармаклар кебек үк, умартачылыкка да игътибар ныклы булырга тиеш. Менә мондый чаралар да югары сыйфатлы татлы ризык җитештерүче үзебезнең бал кортларын саклауга һәм тармакның үсешенә булышлык итми калмас", - дигән фикердә спикер.
Фото: bashinform.ru