Дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлеге 6 декабрьдә Кремль сайтында урнаштырылды.
"Русия Федерациясе субъектларының башкарма органнары катнашлыгында махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсен арттыру һәм аларның һөнәри юнәлешен оештыру буенча чаралар планын эшләүне тәэмин итәргә", - диелгән Президент тарафыннан расланган йөкләмәләр исемлегендә.
Хөкүмәткә «Ватанны саклаучылар» СВОда катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды белән берлектә киләсе елдан инвалид булган яугирләр арасында һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру мәсьәләсен карарга, шулай ук мондый чараларны финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк булачак.
Башкарылган эшләр турында докладларны 2025 елның 1 мартына кадәр тапшырырга кирәк.
Шулай ук Путин 2025 елның 1 июненә кадәр БРИКС берләшмәсенә кергән дәүләтләр белән берлектә инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча ярышлар уздыру мәсьәләсен хәл итәргә кушты.
Моннан тыш, профильле ведомстволар 2025 елның 1 октябренә кадәр Русиядә «Хокукый ярдәм» дәүләт мәгълүмат системасын булдыруны тәэмин итәргә тиеш. Дәүләт юридик бюролары төзелмәгән Русия субъектларының башкарма органнарына аларны шул ук срокта булдыру буенча чаралар күрергә тәкъдим ителде.
Фото: "РИА Новости"