Радий Хәбиров яшь буын белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклады һәм Башкортстанның Идел буе федераль округында эшләүче яшьләр һәм студентлар саны буенча лидер булуын билгеләп үтте.
- Без Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларында укучы балалар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Алар республика белән элемтәләрен югалтмасын һәм монда, үзләренең кече ватанында эшкә урнашу мөмкинлеген карасын өчен тырышабыз, – дип хәбәр итте төбәк Башлыгы.
Артур Орлов, үз чиратында, төбәк җитәкчесенә «Беренчеләр хәрәкәтенә» ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанда «Тарих саклаучылар» бөтенрусия проектында катнашучылар слетын уздырырга тәкъдим итте. Аның максаты - патриотлык тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау, яшьләрнең лидерлык сыйфатларын үстерү.
- Без Русиянең барлык төбәкләреннән 800 кеше катнашында слет уздырырга планлаштырабыз. Ышанам, сезнең команда белән бу чараны бөтен ил өчен әһәмиятле итә алачакбыз, - дип билгеләде Артур Орлов.
Фото: glavarb.ru