- Башкортстан Башлыгы бу чарада урындагы үзидарә органнары мәсьәләсен читләп уза алмады. Әле бу системаны реформалау турында сүз бара.
Бездә бит муниципаль үзидарә ничек төзелгән — район дәрәҗәсе бар, авыл җирлеге дәрәҗәсе бар. Бу - хакимиятнең аерым төре, аерым бюджет, авыл биләмәсенең үз башлыгы, депутатлары. Әмма хакимиятне вертикальләштерү, акчаларны экономияләү максатында авыл биләмәләре депутатларын бетерү һәм аларның барысын да бер дәрәҗәгә күчерү тәкъдиме бар. "Бу мәсьәләне төбәкләр хәл итәргә тиеш", - диде Радий Хәбиров. Һәм ул хаклы дияр идем. Безнең күп кенә районнарда кешеләр авыл Советы рәисе, кешеләргә якынрак булган авыл биләмәсе депутатлары булуга күнеккән.
Әле «Хакимиятнең бердәм системасында урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында» федераль закон проекты буенча төбәкләрдән төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр җыю бара, аның нигезендә 2028 елдан барлык шәһәр һәм авыл биләмәләре юкка чыгарылырга һәм зуррак округларга берләштерелергә тиеш. Бу мәсьәлә яхшы өйрәнелергә тиеш дип кенә өсти алам. Һәм монда катлаулылыклар булачагын күзаллыйм.
Республика Башлыгы кадрлар мәсьәләсенә дә кагылды. Урыннарда җитәкчелеккә яңа яшь актив кешеләрне чакыру максатка ярашлы булачак, диде ул. Шулай ук, район җитәкчелеге дәрәҗәсендә хатын-кызлар пәйда булуы да яхшы күренеш.
Фото: башинформ