+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 декабрь 2024, 05:43

“Каты чикләвек” ул — безнең ил!

Русиянең уртача ераклыктагы «Орешник» ракета системалары барлыкка килү атом-төш коралын куллану кирәклеген минимальләштерә алачак. Русия Президенты Владимир Путин шундый белдерү белән чыгыш ясады, дип яза РИА Новости.  

“Каты чикләвек” ул — безнең ил!“Каты чикләвек” ул — безнең ил!
“Каты чикләвек” ул — безнең ил!

Кичә дәүләт башлыгы видеоэлемтә режимында гражданнар җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары советы әгъзалары белән традицион утырыш үткәрде.

"Без атом-төш доктринасын катгыйландырмыйбыз, без аны камилләштерәбез. Ә болай, нигездә, безгә хәзер атом-төш доктринасын түгел, ә "Орешник"ны камилләштерергә кирәк", - дип ассызыклады Путин.

Аның сүзләренчә, әгәр ачыкласаң, бу заманча корал системаларының җитәрлек күләме атом-төш коралын куллану кирәк булмавына китерә ала.

Элегрәк Көнбатышның киңкүләм мәгълүмат чаралары Русия ай саен 25 «Орешник» баллистик ракетасы җитештерә ала дип исәпләп чыгарган. Шул рәвешле, Русия сәнәгате куәтләре гаскәрләргә ел саен 300 ракета китерергә мөмкинлек бирә.

Үз чиратында, венгр политологы Георг Шпетле белдергәнчә, «Орешник» җибәрү Көнбатыш өчен мөһим сигнал булды, аны Көнбатыш лидерлары ишетергә тиеш. Аның сүзләренчә, илләргә үз сәясәтен яңадан карарга кирәк, чөнки алдагы ракета, мәсәлән, Европадагы Америка хәрби базасына каршы юнәлтелгән булырга мөмкин.

Фото: Kremlin Pool / via Global Look Press

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас