Песков сүзләренчә, Путин графигында ачык чаралар булмау нәкъ менә Президентның "туры линия"сенә әзерлек белән бәйле.
"Президент ел нәтиҗәләрен ясауга әзерләнә. Күп сораулар белән эшли. Хөкүмәт әгъзаларыннан даими мәгълүмат сорый", - дип ачыклык кертте дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.
Русия Президенты белән "туры элемтә" пәнҗешәмбе, 19 декабрьдә узачак һәм Мәскәү вакыты буенча 12:00 дә башланачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русия Президенты Владимир Путин белән "туры элемтә"гә мөрәҗәгатьләр саны бер миллионнан артып киткән. Путин инде килгән сорауларны «проблемалар — вагон һәм кечкенә арба» сүзләре белән бәяләде.
Фото: Alexander Kazakov / Pool / Sputnik / Reuters