+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 декабрь 2024, 15:20

"Һәр җитәкченең эш көне гаиләләрне кайгыртудан башланырга тиеш"

Владимир Путин дәүләт ярдәме ала алмаган күпбалалы гаиләләр турында сөйләде.

"Һәр җитәкченең эш көне гаиләләрне кайгыртудан башланырга тиеш""Һәр җитәкченең эш көне гаиләләрне кайгыртудан башланырга тиеш"
"Һәр җитәкченең эш көне гаиләләрне кайгыртудан башланырга тиеш"

Бүген Русия Президенты Владимир Путин туры эфирда халык белән аралашты. Сораулар арасында күпбалалы, аз тәэмин ителгән гаиләләр, демография торышы турында да сораулар яңгырады.

- Гаиләләргә кагалышлы законнарны киләчәктә дә камилләштерәчәкбез. Демография мәсьәләсе - иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Алай гына түгел, шуны әйтәсем килә: һәр төбәктәге җитәкченең эш иртәсе гаиләләрне борчыган сорауларны хәл итүдән башланырга һәм көне шулай ук тәмамланырга да тиеш.

СССР заманында бала тудыручы бер хатын-кызга 2 бала коэффициенты туры килә иде, аннары бу күрсәткеч 1,4кә төште. Хәзер инде аны 1,7гә кадәр үстердек. Әмма бу бик аз. Үсеш булсын өчен әлеге коээфициент 2,1гә тигез булырга тиеш. Бөек Ватан сугышыннан соң балалар бик аз туган. Соңыннан шушы балаларның саны аз булу гомум демография хәленә йогынты ясаган.

Гаиләләргә ярдәм итү өчен зур программа җәелдердек. Монда йөкле хатын-кызлардан алып, бала 18 яшькә җиткәнче түләүләрне дә керттек. Бүген илдә 10 миллион бала шундый ярдәм ала. Икенчедән, бер илдә дә булмаган хәл - "Ана капиталы" түләү. Ул да ел саен арта бара. Гаилә ипптекасын 6 процентка калдыру, өченче бала туган очракта ипотеканың 450 мең сумын каплау һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Шуны да ассызыклыйм: мондый демография хәле бик күп башка илләрдә дә күзәтелә, - диде Владимир Владимирович.

Сургут шәһәрендә яшәүче 5 балалы ана да үз соравында гаиләләргә түләнелүче пособиеләр темасын күтәрде.

- Биш баламның берсе - инвалид. Әмма без Хөкүмәттән ярдәм ала алмыйбыз, чөнки уртача гаилә кереме күрсәтелгәннән артык. Ни өчен баланың инвалидлык өчен алган пенсиясе дә гомум керемгә керә? Ни өчен салымнар безнең керемгә дә салына? - дип сорады ул.
Шулай ук, хатын ял итүгә кагылышлы мәсьәләне дә күтәрде. Атап әйткәндә, самолетта бер якка гына очу өчен 140 мең сум кирәк булган очракларны әйтте ул.

- Без салымнар мәсьәләсенә янә әйләнеп кайтырга уйлыйбыз. Шуңа да киләчәктә бу мәсьәләгә ачыклык кертелер. Ә менә самолетта очуның, чыннан да, кыйммәт булуы белән килешәм. Күпбалалы гаиләләр билетның 50 процентын кире кайтара ала. Әмма кайбер компанияләр андый категориягә керүчеләргә кечкенә ташлама ясый да, әлеге үзенчәлек үтәлми. Киләсе елның 14 гыйныварына кадәр бу мәсьәләне хәл итәчәкбез, - диде ил башлыгы.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас