+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 декабрь 2024, 14:30

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”

Русия Президенты Владимир Путин берләштерелгән “туры линия” һәм йомгаклау матбугат конференциясе форматында үтеп баручы елга нәтиҗә ясады, русиялеләр һәм журналистлар сорауларына җавап бирде.

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”
“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”
Владимир Путин белән быелгы “туры линия”нең үзенчәлеге сорауларны кабул иткәндә һәм эшкәрткәндә ясалма интеллект мөмкинлекләрен актив файдалану булды. Кабул ителгән мәгълүматларны эшкәртүгә нейросеть җәлеп ителде, шуңа күрә Президент мөрәҗәгатьләрнең барлык актуаль темалары буенча тулы мәгълүмат алды.

Башкортстаннан Владимир Путин белән “туры линия”гә “Башинформ” агентлыгыннан Рафаэль Хәкимов, БСТ телевизион каналыннан Руслан Батыргәрәев һәм Артур Ханов, “Зианчуринские зори” гәзитеннән Виктория Куянова аккредитация үттеләр.

“Владимир Путин белән ел нәтиҗәләре”нең быелгы эфирның төп темалары түбәндәгеләр булды.

Икътисад
Барысы да икътисад белән үлчәнә. Икътисад – ул халык хуҗалыгының нигезе дә, гражданнарның тормыш дәрәҗәсе дә, тотрыклылык та, оборона сәләте дә.

Тулаем алганда, Русиядә икътисади хәл тотрыклы. Без, бернигә дә карамастан, бернинди тышкы янауларга һәм йогынты ясау омтылышларына карамастан, үсәбез.

Ике ел эчендә Русия икътисады үсеше якынча 8 процент тәшкил итте. Америка Кушма Штатларында бу күрсәткеч – 5-6, Европада – нибары 1 процент.

Төп социаль күрсәткечләрнең берсе – эшсезлек дәрәҗәсе. Ул Русиядә рекордлы түбән – 2,3 процент.
Икътисадның үсеше – шактый дәрәҗәдә суверенитетны ныгыту нәтиҗәсе. Безнең базардан күп кенә җитештерүчеләр китте. Бу нәрсәгә китерде? Безнең эшкуарлар бу товарларны үзләре җитештерә башлады, бу ниндидер өстәмә тикшеренүләр үткәрү, институтлар, шул исәптән үсеш институтларын тоташтыру зарурлыгын тудырды. Болар барысы да технологик суверенитетны ныгытуга уңай йогынты ясады.

Суверенитет төрле: оборона, технологик, фәнни, мәгариф, мәдәни. Бу – бик мөһим. Безнең ил өчен бу аеруча мөһим, чөнки суверенитетны югалткан очракта дәүләтчелекне югалтабыз. Иң мөһиме шунда.

Хөкүмәт
Хөкүмәт бездә нәтиҗәле эшли. Киләчәк турында уйлагач, бик күп эшли, ә киләчәк турында һәрвакыт уйларга кирәк. Бездә хәтта Бөек Ватан сугышының иң авыр чорларында да, без бу мисалларны тарихтан беләбез, киләчәк турында уйлаганнар. Соңыннан ачыкланганча, дөрес эшләгәннәр.

Безнең Хөкүмәт киләчәк турында уйлый: бурычларны, үсешнең милли максатларын, гомумдәүләт проектларын формалаштыра. Вакытында һәм максатка ярашлы планлы эшләү, җитештерүнең аерым тармакларын үстерү, ихтыяҗ зур булган товарларын үстерү турында уйлау үз нәтиҗәләрен бирә.

СВО
Махсус хәрби операциядә алгы сызыктагы сугышчылар белән очрашам. Тын океан флотында булганда миңа диңгез пехотасы 155нче бригадасы байрагы күчермәсен бүләк иткәннәр иде, моның өчен зур рәхмәт. Бүген алар да СВОда.

Махсус хәрби операция зонасында хәл-шартлар кардиналь үзгәрә, тоташ фронт линиясе буенча безнең гаскәрләр алга бара. Русия сугышчылары территорияне көн саен квадрат километрлап азат итә.

Илебез Кораллы Көчләренең мөмкинлекләре һәм көче арта бара. Русия яугирләре батырларча сугыша, аларга уңышлар, җиңү яулап, өйләренә исән-сау кайтуларын телим.

Курск өлкәсе
Украина кораллы көчләре өчен Курск өлкәсенә керүнең һәм анда үз хәрбиләрен тотуның мәгънәсе юк. Курск өлкәсе азат ителәчәк һәм тулысынча тергезеләчәк.
Курск өлкәсенең яңа җитәкчесе – тәҗрибәле кеше, сайлаучылар белән эшли белә, ул халык белән эшне җайга салырга тиеш. Курск хакимияте торак белән бәйле мәсьәләләрне һәм башка проблемаларны хәл итү өчен бәйрәмнәрдә дә эшләячәк.

“Орешник”
Бу – яңа корал, ул фәнни-технологик Русия эшләнмәләре нәтиҗәсендә төзелде. “Орешник”ны җитештерү турында карар кабул иттем.

АКШның һава һөҗүменә каршы “THAD” системасын Украинага тапшыруында проблема күрмим. Тәҗрибә үткәрергә тәкъдим итәм: Көнбатыш һәм Украина Киевтагы бер районны билгеләсеннәр, шунда үзләренең барлык ПВО системаларын тупласыннар, шуннан соң Русия анда “Орешник” белән атар, ә алар аны бәреп төшерергә тырышсыннар. “Орешник”ны бәреп төшерү яисә юк итү мөмкинлеге юк.

Яңа территорияләрне тергезү
Дәүләтнең яңа территорияләрне тергезү өчен көче һәм чаралары җитәрлек. Бу турыда хәтта шик тә булырга тиеш түгел! Эш инде алып барыла. Донбасста һәм Новороссиядә инде 21 мең объект тергезелде. Әйтик, Донецкта дөнья классындагы перинаталь үзәк төзелде. Азов диңгезе тирәсендә дүрт полосалы трасса төзү планнары бар.

Мариупольдә якынча 1,7 мең йорт тергезелгә, әмма барысы да файдалануга тапшырылмаган, әле, янә 500дән артык йортка документлар рәсмиләштерелә.
Яңа төбәкләрдә йортларны тергезгәндә торакларын югалткан кешеләр үзләре яшәгән районда яңасын алырга тиеш.

Русия – көчле ил
Дональд Трамп белән дүрт елдан артык сөйләшкәнем юк, әмма очрашуга әзермен. Янә сайланган АКШ Президенты Дональд Трамп белән очрашу булса, анда сөйләшер сүзләр күп булачак. Бу очрашуда безнең ил көчсез позициядә тормаячак.

Русиягә каршы НАТОның барлык илләре диярлек сугышуга карамастан, безнең армиянең сугышка әзерлеге – дөньяда иң югары. Русия ныгыды, ул чын-чынлап суверен, көчле илгә әверелде , шуңа , ул беркемнең дә басымына карамыйча, үз фикеренә таянып кына карарлар кабул итәчәк.

Фото: kremlin.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас