+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 декабрь 2024, 18:08

Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советы утырышында катнашты. Фикер алышуның төп темасы - Русия Федерациясендә гаиләләргә ярдәм итү.

Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнаштыРадий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты
Радий Хәбиров Дәүләт Советы утырышында катнашты

Утырышны ачып, дәүләт башлыгы тәмамланып килүче Гаилә елына якынча нәтиҗәләр ясады.

- Без гаиләгә, аның кыйммәтләренә, абруена, статусына ярдәм итү һәм аны яклау темаларының һичшиксез даими характерда булуын аңлыйбыз. Алар демографик проблемаларны буыннан-буынга хәл итүдә, безнең алда торган катлаулы мәсьәләләргә җаваплар эзләүдә төп таяныч булып тора. Гаиләнең максаты, аның фундаменталь мәгънәсе – барыннан да элек нәселне дәвам итүдә, димәк, Русиянең күпмилләтле халкын үрчетүдә, - диде Владимир Путин.

Русия Президенты ассызыклаганча, демография өлкәсендәге тискәре тенденцияләрне «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа гомумдәүдәт проектлары үзгәртергә тиеш. Аларны гамәлгә ашыру 2025 елда башланачак.

– Безнең барлык масштаблы планнарыбыз кешеләр файдасына, Русия гаиләләренең тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү өчен эшләргә тиеш. Һәм аларны шулай ук безнең гражданнарга, аларның балаларына үтәргә туры киләчәк, - дип ассызыклады Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы үз чыгышында балалы гаиләләргә ярдәм итүнең өстәмә чараларын билгеләде. Алар арасында - яңа бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм ташламалар, шулай ук ташламалы гаилә ипотекасын саклап калу.

Утырышта катнашучылар төбәкләр тәҗрибәсе һәм демография өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр, гаилә кыйммәтләрен үстерү буенча нәтиҗәле мәгълүмати эш булдыру, шул исәптән күпбалалылык дәрәҗәсен күтәрү буенча фикер алышты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас