Кунакка мөрәҗәгатьләрне эшкәртү механизмы турында сөйләделәр һәм Башкортстан Санлы дарә министрлыгы республиканың профильле министрлыклары һәм комитетлары белән берлектә эшләгән мәгълүмати системаларны һәм дашбордларны күрсәттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ЦУР - социаль челтәрләр аша кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен эшкәртү буенча лидерлар рәтенә керә.
- Үзәк турында бик күп ишеттем. Бездә барлык бу системалар да бар, әмма сез барысын да бер урында җыйгансыз. Булдырасыз! - диде күрше республика башлыгы.
Татарстан Рәисе, Башкортстан ЦУРы традициясе буенча, рындага сукты һәм Үзәк хезмәткәрләренә нәтиҗәле эш теләде.
Фото: pravitelstvorb.ru