Иң элек кунаклар контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлап алу буенча «Защитник» үзәгендә булды. Дмитрий Медведевка, Игорь Комаровка һәм Радий Хәбировка кандидатларны теркәү уза торган биналарны күрсәттеләр. Монда алар исәп-хисап счетларын рәсмиләштерү өчен хәрби частьлар һәм банклар вәкилләре белән очрашырга мөмкин. Үзәктә контрактчыларга төбәк түләүләрен рәсмиләштерү белән дә шөгыльләнәләр.
Башкортстан Башлыгы кунакларга СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең республика чаралары турында тулырак сөйләде.
– Республикада 12 Русия Герое бар. Аларның кайберләре бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Алар барысы да төрле милләт кешеләре. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз. Сугышчыларның берсе Максим Серафимов хөрмәтенә без үзебезнең "Патриот" паркына Максим Серафимов исемен бирдек, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.
Алга таба кунаклар һәм төбәк җитәкчесе сугыш ветераннарының Республика клиник госпиталенең медицина тернәкләндерүе үзәгендә булдылар.
Дмитрий Медведев, Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров үзәкнең эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук палаталарны, дәвалау физкультурасы һәм ароматерапия залларын, стабилометрик платформа кабинетын, сенсор бүлмәсен карадылар. 2022 елдан госпитальдә барлыгы 1 225 СВО катнашучысына медицина ярдәме күрсәтелгән.
Дмитрий Медведев шулай ук биредә дәваланучы хәрбиләр белән аралашты, аларга хәрби бурычларын үтәгән өчен рәхмәт белдерде һәм Русиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Сез барыгыз да төрле яшьтә, шулай да Ватаныбыз, республикабыз чакыруына җавап бирдегез һәм сугышка киттегез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – диде Дмитрий Медведев. - Якыннарыгызга сәлам һәм иң изге теләкләрегезне җиткерегез. Сезгә яхшы Яңа ел телим, сәламәт булыгыз. Хезмәтегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзәктә югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелүен ассызыклады һәм сугышчыларга тизрәк терелүләрен теләде.
Алга таба “Бердәм Русия” партиясе рәисе Дмитрий Медведев Идел буе федераль округы төбәкләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә - гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау барышы.
Анда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, илнең оборона министры урынбасары, Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Баш хәрби идарәсе башлыгы армия генералы Виктор Горемыкин, Генштаб һәм Үзәк хәрби округ вәкилләре катнашты.
- Бу елдагы эш нәтиҗәләрен бәяләргә була инде. Русия Президенты Владимир Владимирович Путин аларны Оборона министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында яңгыратты. Гомумән алганда, бу ел эчендә Оборона министрлыгы белән контрактны якынча 440 мең кеше төзегән. Русиянең барлык төбәк башлыкларына бу эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Дмитрий Медведев.
Фото: glavarb.ru