+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 гыйнвар 2025, 10:45

Урыс телен дә яхшы бел!

Президент Владимир Путин Хөкүмәткә Русия югары уку йортларына керүче чит ил абитуриентлары өчен урыс теленнән бердәм имтихан билгеләү буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Урыс телен дә яхшы бел!
Урыс телен дә яхшы бел!
Бу Урыс телен һәм Русия халыклары телләрен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләрдән күренә, ул Кремль сайтында бастырылган.

Шулай ук, мондый белем бирү программаларын үзләштерү өчен урыс телен белү дәрәҗәсенә һәм керү имтиханын үткәрү тәртибенә карата бердәм таләпләр билгеләү зарурлыгы күрсәтелә. Моннан тыш, әлеге имтихан турында мәгълүмат белән сервис булдыру буенча тәкъдимнәр кабул ителә.

Элегрәк "Рособрнадзор" ил мәктәпләрендә «интеграль бәяләү» кертү турында фикер алышырга әзер булуын хәбәр иткән иде. Мәктәп тәмамлаучыларның белемнәренә яңа бәя бирү идеясе белән элегрәк Кеше хокуклары буенча совет башлыгы Валерий Фадеев чыгыш ясады.

Кыскасы, Русиянең югары уку йортларына һәм фәнни оешмаларына керергә ниятләгән чит ил абитуриентлары урыс теленнән бердәм керү имтиханын тапшырырга тиеш булачак.

фото: башинформ

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас