Башкортстанда 13 тапкыр –─ Паралимпия уеннары, 18 тапкыр –─ дөнья, 43 тапкыр – Европа чемпионы, VI-VIII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Рима Баталованы белмәгән кеше бик сирәктер. Бүген депутат ике шәһәрдә яши: Мәскәүдә пленар утырышлар, закон проектлары турында фикер алышулар, комитет җыелышлары, Уфада гражданнарны кабул итү һәм аның күзәтүендәге объектлар инспекцияләре белән төбәк атналары үтә. Уфа һәм бөтен республика өчен Рима Баталова, дөнья стадионнарында рекордлар куйган кебек үк, файдалы эшләр башкарды. Рима Баталова исемен йөртүче Спорт әзерлеге үзәген булдыру ─– аның аерым горурлыгы.
2012 елда паралимпияче һәм депутат “Милләт яшьлеге” хәйрия фондын оештырды, анда инвалид балаларга спортка кушылырга ярдәм итәләр. Алар өчен күнекмәләр һәм ярышлар уздырыла, анда балаларның күбесе зур спортка ─илнең Паралимпия җыелма командасына юллама ала.
Үзе дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше буларак, Рима Баталованың күп игътибарын инвалидлар спортына юнәлтүе табигый. Әйтик, без очрашкан көннәрдә Рима Акбирде кызы “Изге эшләр декадасы” мәшәкатьләре белән янып йөри иде. Әлеге декада кысаларында республикада 36 коррекцион мәктәпкә, 23 реабилитация үзәгенә спорт инвентарьлары, корылмалар белән ярдәм итәчәкләр. “Кичә өченче үзәкне җиһазландырдык, спорт инвентаре илтеп тапшырдык. Мондый изге эшләрне башкару миңа әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек бирә. Мин шуннан канәгатьлек алам”, – диде ул.
Әлеге проект “Спорт белән һәркем шөгыльләнә алырга тиеш!” дип атала. Туймазы, Бүздәк, Уфаның “Йолдыз” балалар коррекцион үзәкләренә спорт инвентарьлары тапшырылган инде. Безнең белән очрашудан соң Рима Акбирде кызы шушы максат белән Мәләвез районының Воскресенское коррекцион мәктәбенә юлланырга әзерләнә иде.
Гомумән, соңгы биш елда республикада спортка, аеруча балалар спортына, зур игътибар бирелә башлады. Аңа кадәр 15-20 ел мондый объектлар төзелмәде дисәк тә ялгышмабыз. Әле “Бердәм Русия”нең “Балалар спорты” партия проекты гамәлдә. Һәр бала түләүсез спорт белән шөгыльләнә алсын өчен объектлар төзелә, булганнары ремонтлана. Ил дәрәҗәсендә төрле ярышлар үткәрелә. “Бүген Фехтование сараенда ярышлар үтә. Каратэ буенча ярышларда 60 төбәктән 1600 бала катнашты. Максатыбыз ─– балалар кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә башласын, теләсә кайда вакытын исраф итеп йөрмәсен. Әле республикада җиңел атлетика манежы җитми. Бу мәсьәләдә эш башланды”, –─ ди Рима Акбирде кызы.
Дәүләт думасы депутатының эше тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Алар өч атна –─ Мәскәүдә, бер атнасын республикада үткәрергә тиеш. Менә шул бер атнада Рима Баталова барысына да өлгерергә тырыша. “Бу көннәрдә рәсми рәвештә гражданнарны кабул итәм. Рәсми булмаганнары көн саен диярлек үтә. Йөргән җиремдә кешеләр күрә, килеп, үтенечләрен әйтә. Аларның йомышын һәрвакыт үтәргә тырышам. Әлбәттә, тиз генә эшләтә торган тылсымлы таягыбыз юк, кайберләренең проблемасын хәл итү айларга сузылырга мөмкин”, – ди депутат.
Табигый ки, бүген күпләр махсус хәрби операция буенча сораулар белән мөрәҗагать итә. Рима Акбирде кызы яугирләрнең гаиләләре белән ниндидер проблемалар булганга гына очрашмый. Теләге алар кайгылары белән үзләренә бикләнмәсен, балалары турында сөйләсен, аларның батырлыклары турында яшь буынга җиткерсен. Күптән түгел туган ягы Шаранда һәлак булган солдатларның ата-аналары белән очрашуга 33 гаилә килгән. Мондый чаралар бик авыр үтә, билгеле. Ләкин Рима ханым алар белән уртак тел табуга ирешкән.
─ Без аларның уллары турында белергә тиеш. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел, ә аның геройлары турында һаман сөйлибез. Минем әти Германиягә кадәр барып җиткән. Разведчик булган. Ике тапкыр камалышта калган, “тел” алып кайткан. Тик, ни өчендер, без бәләкәй чакта ул бу хакта сөйләми иде. Ул вакытта бу тема ябык иде кебек. Без әтидән сорашып, аны бимазалап бетерә идек. Аңа бу хәлләрне искә төшерү авыр булгандыр, мөгаен. Мин моны соңыннан гына аңладым. 1984 елда аны Мәскәүгә парадка чакырдылар. Бармады, хуҗалыкны кемгә калдырам, диде. Алар икенче төшенчәләр белән яши иде шул. Психология икенче иде...
Бүген мин ата-аналарга, сез батыр уллар үстергәнсез, алар турында балаларга сөйләргә кирәк, димен. Шарандагы очрашуда да башта тыелып утырдылар да, аннары ерылып киттеләр. Үзләренә дә җиңел булып калгандыр, дип уйлыйм. Җитди сораулар бирделәр. Аларның берникадәресен федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Һәм мин бүген шушының белән шөгыльләнәм. Шул сорауларның берсе яраланган солдатларның дәваланганнан соң өйләренә кайтып үлүе, акча алуда кыенлыклар. Монда һәр очракны аерым карарга кирәк. Ә мәсьәлә өлгереп җиткән. Аны ил дәрәҗәсендә хәл итү зарур. Оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” иҗтимагый фонды җитәкчесе Анна Цивилева белән дә сөйләштем. Җавап булачак, –─ ди Рима Акбирде кызы.
Депутат булу ─– һәрдаим эш. Урыннарда сайлаучыларның үтенечләрен тыңларга туры килсә, Мәскәүдә туган республика үсеше өчен ал-ял белми эшләргә кирәк. “Республика Башлыгы Радий Хәбиров безнең алга анык бурычлар куя. Моның өчен бөтен федераль министрлыклар белән даими элемтәдә тору зарур. Республикага ниндидер акча җәлеп итү бик авыр хезмәт. Монда комитетлар, министрлыклар белән эшләргә кирәк. Әлбәттә, мин күбрәк Спорт министрлыгы, профильле комитетлар белән бәйләнештә торам. Кыскасы, бюджетта безгә кирәкле юл (строка) пәйда булмыйча, эшләргә дә эшләргә. Барлык спорт корылмалары, Радий Фәритович сүзләре белән әйтсәк, турыдан-туры “папкалы башкорт”ның эше”, –─ ди депутат.
Ни генә димә, СССР вакытында илдә спортка тиешле игътибар бирелде. Шул ук спорт клубларын алыйк. Элек “Спартак”, “Динамо”, “Труд”, “Буревестник” бар иде. Һәрберсе үзенең җәмгыятен карап тотты: “Буревестник” ─– студентларны, “Динамо” –─ хәрбиләрне, “Труд” предприятиеләрне җәлеп итте. Һәрберсе кешеләр белән тыгыз эшләде. Иң көчлеләр спартакиадада көч сынашты. Ярышларга эләгү бик авыр иде. Без моны да югалттык. Рима Баталова шушыларны кире кайтарырга тели.
─ Мин депутатлыкка спортчыларны яклау өчен бардым, ─– ди ул. –─ Элек күнекмәләр үткәндә: “Сез, инвалидлар, каядыр бара алганыгыз өчен рәхмәт әйтегез әле, сезгә нәрсә кирәк тагы?” ─– диләр иде. Шушы сүзләрне башкача ишетмәс өчен депутат буласым килде. Инвалидларны сәламәт кешеләр белән тигезләү өчен күп эшләргә туры килде. Мин Президент Владимир Путин алдында да чыгыш ясадым. “Владимир Владимирович, бездә паралимпия спорты да бар. Безнең өчен дә флаг күтәрәләр, гимн башкаралар. Әмма олимпиячеләр ия булган бер нәрсәбез дә юк”, –─ дидем. Бу 2002 елның 4 декабре иде. Ул вакытта мин депутат түгел, гади спортчы идем. “Ул хаклы бит”, – диде Президент. Шуннан соң безгә игътибар күрсәтелә башлады. Ә бит булды вакытлар, безне олимпиячеләр белән бер стадионга да кертмиләр иде! “Комачауламагыз, сезне күрү спортчыларның күңеленә авыр”, имеш. Без тигез булырга тиеш. Шөгыльләнә башлагач, безне тигезләделәр, паралимпиячеләр стипендия ала башлады...
Рима Акбирде кызы, депутатлык, җәмәгать эшләре белән никадәр тыгыз шөгыльләнсә дә, илһамны, көчне гаиләсеннән ала.
─ Миңа кызым белән оныкларым: “Картәни, без дә бар бит әле! Онытма!” –─ диләр. Алар миңа онытылырга ярдәм итә дә инде. Алар янында мин – картәни. Алар белән мәш килеп ял итәм дә, иртән ниндидер җиңеллек белән эшкә китәм. Гаилә ─– тормышымның иң мөһим өлеше. Алар гел минем белән булды. Бик авыр вакытлар кичердем: умыртка баганасы да сынды, аякларым да йөрми башлады... Гаиләм янымда булмаса, боларны җиңә алмас идем.
Бу эштә дә шулай. Гомумән, кораб төпле, акыллы капитан, бердәм команда белән бергә генә нәрсәгәдер ирешә ала. Республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме, хуплавы булмаса, үзебез генә берни дә эшли алмыйбыз. Без бергә генә булдырабыз!