"Ул очрашырга тели, һәм без оештыру эшләре белән шөгыльләнәбез", — дип белдерде Трамп журналистларга Флоридадагы резиденциясендә Путин белән очрашу турында сөйләгәндә.
Шул ук вакытта Трамп, Путин һәм КХР лидеры Си Цзиньпин арасында өчъяклы очрашу мөмкинме, дигән сорауга, бу соңрак билгеләнәчәк, дип җавап бирде.
Элегрәк Русия Президенты матбугат конференциясе белән берләштерелгән "туры линиядә" Трамп белән сөйләшүгә һәм очрашуга әзер булуын белдергән иде.
фото: мк.ру