+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 гыйнвар 2025, 12:07

"Вакцина җитештерүчеләрне онытмагыз!"

Кичә илебез Президенты Владимир Путин Русия Инвестицияләр фондының генеральный директоры Кирилл Дмитриев белән очрашты.

"Вакцина җитештерүчеләрне онытмагыз!"
"Вакцина җитештерүчеләрне онытмагыз!"

"Русия вакциналарын ясаучылар әлеге препаратларны чит илдә сатудан керемнәрне бүлгәндә үзләрен "чит" итеп тоярга тиеш түгел", дип хәбәр итте Русия Президенты Владимир Путин Русия Инвестицияләр фондының генеральный директоры Кирилл Дмитриев белән очрашу барышында.

Кирилл Дмитриев дәүләт башлыгына, Русиянең коронавирус белән көрәш буенча нәтиҗәле эше нәтиҗәсендә төрле илләрдә партнерлар челтәре булдыруга ирешелде, дип хәбәр итте.

Владимир Путин, үз чиратында, РФПИ башлыгына Русиягә дә, чит ил дәүләтләренә дә кирәк булган препаратларны эшләүчеләр "үзләрен читтә калучылар итеп хис итмәсеннәр" дигән үтенече турында искә төшерде.

"Һәм җитештерүчеләр, шулай ук, шәхси куллану өчен генә түгел, ә үз эшчәнлегенең тиешле юнәлешләрен үстерү өчен дә билгеле бер акчалар алырлык схема ясауны соравымны да онытмагыз", – дип билгеләде Русия лидеры.

Фото: kremlin.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас