Сөйләшүләр вакытында дәүләт башлыгы Мәскәү Үзәк Африка Республикасына гуманитар ярдәмен күрсәтүне дәвам итәргә әзер булуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, илләр арасындагы товар әйләнеше соңгы елда сигез тапкыр диярлек арткан. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, тенденция яхшы, гәрчә абсолют күрсәткечләр әлегә зур түгел.
"Безнең иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге хезмәттәшлегебезне билгеләп үтәсем килә. Без бу юнәлештә хәзергәчә хәрәкәт итәргә ниятлибез. Сезнең белән һәм киң составта бу перспективалар турында фикер алышырбыз", - диде Президент.
Русия лидеры ике илнең үзара хезмәттәшлегенең норматив-хокукый базасын ныгыту турында хәбәр итте, шулай ук тагын берничә документка кул куелачагы турында әйтте.
Фото: kremlin.ru